Китапханә төненә рәхим итегез! Күңелле булачак (0+)

Бесплатно

28 май, шимбә көнне, Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсе барлык шәһәрдәшләребезне һәм кунакларны «Китапханә төне-2022» акциясендә катнашырга чакыра.

Махсус сезнең өчен яңа, киңәйтелгән һәм гаҗәеп кызыклы, дустанә һәм уңайлы атмосфера тудырдык. 

Аниме, манго һәм комикс сөючеләр «Карандаш очындагы дөнья»га кереп чумачак, Анатолий Ухандеев белән бергә комикс-лабораториядә була алачак, янып торучы кылычлар белән Йолдызлар сугышы стилендә фехтование техникасын үзләштерәчәк, JUST DANCE бию баттлында катнашачак.

Түбән Кама рәссамы Айзирәк Мостафинаның күргәзмәсен ачу тантанасында рәсемнәр җанланачак, мастер-класслар музыка уен коралларында уйнарга, «Капоэйра» сугышу сәнгатенә өйрәтәчәк һәм пластилин техникасында  «Матрешка» рус сувенир уенчыгын ясарга ярдәм итәчәк. «Моңлы чишмәләрдән су эчеп//Воспевая родные мелодии» әдәби кичәсе «Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзалары белән таныштырачак, «Һәр өйдә – үз уенчыклары» әдәби-танып белү сәяхәте кунакларга декоратив-гамәли сәнгать һәм халык иҗаты серләрен ачачак. 

Барлык блогерларны танылган блог «Татар егете көндәлеге» («Дневник татарина») авторы Рәмис Гыйльметдинов белән фаночрашуга чакырабыз. 

Китапханә төне дәвамында китапханә фондындагы комикслар күргәзмәсе, өстәл уеннары буенча турнир, Латин Америкасы стилендә фотозона, «Иначе говоря» кибете һ.б. лар эшләячәк.

Җылы дустанә рух, күпсанлы матур персонажлар һәм образлар көтә! Сезне чарада катнашучы һәм китапханә кунагы буларак көтеп калабыз!

Популяр мәдәнияткә битараф булмаган һәркем үз фикердәшләрен таба һәм вакытын күңелле итеп уздыра алачак.

Чаллыда Китапханә төнен күрми калма! Керү ирекле.

урыны

вакыты

үткәрү формасы «исеме»

Актлар залы

18.00-18.30

Китапханә төнен ачу тантанасы

Уку залы

18.30-19.00

Комикслар тарихын экскурс «Карандаш очындагы дөнья»

19.00-20.00

Анатолий Ухандеев белән комикс-лаборатория

20.00-20.30

Костюмнар дефилесы

20.30-21.00

Саберфайтинг буенча мастер-класс

21.00-22.00

JUST DANCE бию баттлы

Сәнгать бүлеге

17.00-19.00

Түбән Кама рәссамы Айзирәк Мостафинаның «Рәсемнәр җанлана» күргәзмәсен ачу тантанасы

18.00-21.00

«Матрешка» мастер-классы

Абонемент

18.30-22.00

Латин америкасы әдәбияты мәйданчыгы «Борынгы Майядан бүгенге Латин Америкасына кадәр»

Фотозона һәм күргәзмә

«Капоэйра» музыка уен коралларында уйнау һәм сугыш сәнгате буенча мастер-класслар

Әкиятләр бүлмәсе

18.30-20.00

Әдәби-танып белү сәяхәте «Һәр өйдә – үз уенчыклары»

Әдәбият тарихы музее

18.30-22.00

«Моңлы чишмәләрдән су эчеп//Воспевая родные мелодии» әдәби кичә

Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге

19.00-22.00

Популяр блог «Дневник Татарина» авторы Рәмис Гыйльметдинов белән фаночрашу

Балалар һәм яшүсмерләр бүлеге

18.30-22.00

Өстәл уеннары буенча турнир

Администрация кисәтә: эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә чара вакытында шәхси саклану чараларын куллану мәҗбүри.

Поделиться: