«Пушкин картасы» буенча китапханәгә (12+)

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы − 14-22 яшьлек яшьләр арасында мәдәни чараларны популярлаштыруга юнәлдерелгән «Пушкин картасы» программасы партнеры.

 

Китапханәдә «Пушкин карта»сын куллану кагыйдәләре:

– «Пушкин картасы» белән бер керү билеты, чараларга бер билет алырга мөмкин.
– Билет алганчы, Сезнең картада түләү өчен акча җитәрлекме икәненә инанырга кирәк, чөнки банк картасы белән өстәмә түләү каралмаган.
– «Пушкин картасы» буенча билетларны онлайн гына алырга мөмкин, алар китапханә кассасында сатылмый.
– «Пушкин картасы» белән түләнгән билет исемле була һәм өченче затларга тапшырыла алмый. 

«Пушкин картасы» программасында ничек катнашырга? КУЛЬТУРА.РФ һәм ПУШКИН КАРТАСЫ сайтларындагы гомуми кагыйдәләр:

– «Дәүләт хезмәтләре» («Госуслуги») порталында теркәлергә.
– Аны раслатырга.
– «Госуслуги.Культура» мобиль кушымтасын телефонга урнаштырырга.
– Пушкин картасын — «Мир» түләү системасының виртуаль яки пластик картасын алырга.
– Кушымтадагы афишадан чараны сайлап алырга.
– Чарага билетларны ВМузей сервисында сатып алырга була. 

«Пушкин картасы» буенча сатып алу һәм түләү кагыйдәләре:

– «Пушкин картасы» буенча түләргә мөмкин» дигән билгесе булган чараны сайлап алыгыз.
– «Билет сатып алырга» дигән ноктага басып, түләү битенә күчегез. 
– Чарага бару көнен, вакытын сайлагыз һәм элемтә өчен мәгълүматны күрсәтегез.
– Түләү битенә кереп һәм «Пушкин картасы» буенча түләү ысулын сайлап, билетны сатып алыгыз. 

Тулырак мәгълүмат: (8552)70-12-52 – Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының методик һәм инновацион эш бүлеге. 
Чараларга коллектив гаризалар бирү өчен электрон почта: library-metod@mail.ru («Пушкин картасы» дип күрсәтергә).

«Пушкин картасы» буенча түләп, билет алырга мөмкин булган чаралар

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: