Россия көненә виртуаль китап күргәзмәсе (12+)

12 июньдә илебездәге иң төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия көне билгеләп үтелә. Бу көнне без Ватаныбызны, Россияне хөрмәтлибез, меңьеллык тарихы һәм уникаль мирасы булган илне хөрмәтлибез. Сезнең игътибарга Россия көненә әзерләнгән «Россия турында, яратып…» дигән виртуаль китап күргәзмәсен тәкъдим итәбез. Китап күргәзмәсе экспозицияcе «ҮКС» МБУ фондындагы басмаларны үз эченә ала.  

Укучыларга ватаныбыз тарихы, мәдәнияте һәм сәнгате буенча, күренекле хакимнәр һәм полководецлар, табигать һәм кешеләр, дәүләт символлары, гореф-гадәтләр һәм бәйрәмнәр, зур калалар һәм кечкенә торак пунктлар, Россиядә яшәүче халыклар турында китаплар тәкъдим ителә. 

Поделиться: