«МӘЙДАН» ЖУРНАЛЫ

 

 «Мәйдан» журналы – Татарстан Республикасында һәм шулай ук чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез тарафыннан яратып укылучы әдәби-нәфис, иҗтимагый татар басмасы. Мөхәррияте Чаллыда урнашкан. Тарихка күз салсак, узган гасырның туксанынчы елларында чыккан «Аргамак» журналы ябылгач, Чаллы Язучылар оешмасы шәһәрдә татарча журнал чыгару мәсьәләсен кузгата. Дистә айлар буе барган киңәшүләрдән соң, ниһаять, 2001 елның августында «Мәйдан» журналының сынау саны дөнья күрә. Гыйнварда ул айлык матбага булып басыла башлый.   «Мәйдан»ны республикада 800ләп китапханә һәм музейлар, 900ләп мәктәп алдыра. Журнал битләрендә романнар, повестьлар, хикәяләр, драма әсәрләре, шигырьләр, публицистик язмалар, Татарстан һәм татар халкы тарихын, гореф-гадәтләрен чагылдыручы, күренекле милләттәшләр белән таныштыручы язмалар укырга мөмкин. Аның аерым саннары Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова кебек сәнгать эшлеклеләре, Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Хәсән Туфан, Равил Фәйзуллин, Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин, Рәдиф Гаташ, Рабит Батулла, Вахит Имамов, Рәшит Бәшәр, Кадыйр Сибгатуллин кебек күренекле язучыларга багышланган.

Зур әдипләребезнең генә түгел, яшь каләм тибрәтүче авторларның әдәби әсәрләре дә иң беренче нәкъ менә «Мәйдан» журналында бастырыла. Айгөл Әхмәтгалиева, Айрат Суфиянов, Сирень Якупова, Әлфия Ситдыйкова, Галиәхмәт Шаһи, Зөләйха Минһаҗева, Равил Сабыр, Амур Фәләх, Илзирә Вәлиуллина, Булат Сәләхов, Фидаил Мәҗитов кебек каләм әһелләренең иҗат җимешләре иң беренче чиратта «Мәйдан» журналы битләрендә дөнья күрде һәм аларның барысы да Татарстан язучылар берлегенә кабул ителде.

Аерым төбәкләрнең тарихын, мәдәни һәм иҗтимагый тормышын чагылдырган махсус саннар да фәнни һәм археологик эзләнүләргә нигезләнгән булулары белән зур кыйммәткә ия. Балык Бистәсе, Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Әгерҗе, Тукай районнарына, Ижау һәм Башкортостан татарларына багышланган махсус саннар әнә шундыйлардан.

Журналда социаль һәм торак-көнкүреш, сәламәт яшәү рәвешенә, мәгариф, гаилә, фәнгә багышланган, яшьләр тормышын, спорт, хокук тәрбиясе, мәдәният-сәнгать мәсьәләләрен яктыртучы мәкаләләр даими чагылыш таба. Нәни укучылар өчен «Мәйданчык» кушымтасы чыгарыла.

2011 елда «Мәйдан» журналы Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премиягә лаек була.

2001-2005 елларда журналның баш мөхәррире Факил Сафин, 2005-2014 елларда Вахит Имамов була. 2014 елдан «Мәйдан»ның баш редакторы — Фидаил Мәҗитов.

Журнал турында тулырак: http://maydan.tatar/about/

Поделиться: