«АРГАМАК – ТАТАРСТАН» ӘДӘБИ АЛЬМАНАХЫ

Argamak

«Аргамак – Татарстан» әдәби альманахына 2009 елның августында нигез салына. Бөтен дөнья буенча финанс һәм икътисади кризис хакимлек итүенә карамастан, ул күпмилләтле Чаллы шәһәрендә басылып чыга башлый.  Журналны иң башта җирле басма (Чаллы яисә Татарстанныкы) буларак түгел, ә гомумроссия басмасы итеп чыгару идеясе күтәрелә. Әлеге башлангычны Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев тә, оештыручы «Татмедиа» ААҖе дә хуплый. Журналның беренче санында язылганча, алар шуның белән «Калининградтан Владивостокка кадәр – бөтен россия провинцияләрендәге әдәби һәм иҗади көчләрне берләштерүгә ирешә». Моның шулай икәнлеген Россиянең төрле өлкәләреннән килгән фикерләр дә раслый. Алар даими рәвештә журнал битләрендә басылып тора.

«Мөхәрриргә хат» сәхифәләренең берсендә (Аргамак, №1 (3), 2010) Россия Язучылар берлеге идарәсе сәркатибе, шагыйрь Николай Рачков яза: «Кадерле Николай! «Аргамак»ның 2 нче санын алдым. Бер утыруда укып чыктым, күңелне тетрәткән кайбер авторларга кат-кат әйләнеп кайттым. Гомумән, әйтергә теләгәнем шул, альманахың көч туплый, укучы алдында Татарстан һәм Россия әдәбиятының киң горизонтларын ача. Анда ниндидер аерым бер башкала яисә провинция шигърияте һәм прозасын түгел, ә әдәбиятыбызның үзгәрмәс талантлы бербөтен дөньясын тоябыз».

«Аргамак – Татарстан» алты ел эчендә гомумроссия күләмендәге әдәби журналга әверелде. Ул баш редактор Николай Алешков тарафыннан беренче санында ук бирелгән күрсәтмәләрдән читкә тайпылмый: «Безнең альманахта идеологик киртәләр булмаячак… Без сулларны да, уңнарны да, җиргә якын язучыларны да, космолитларны да, «еврей» һәм «еврей түгел»ләрне дә бастырып чыгарачакбыз, СССР таркалганнан соң, почмакларга качышып беткән иҗади көчләрне бергә җыярга тырышачакбыз. Безнең уйлавыбызча, рус һәм Россия әдәбиятларын кисәкләргә бүлү – гөнаһ. Бер басмада ачыктан-ачык дискуссия алып барырга мөмкин. Бәхәстә иң яхшы аргумент – текстның сыйфаты. Шулай ук без әдәбиятчылар, Россия провинциясе укучылары белән ныклы «кире элемтә» дә булыр дип өметләнәбез».

 «Аргамак»  Россия күләмендә Татарстан Республикасының мәдәният һәм иҗтимагый-социаль өлкәләрдәге ирешкән уңышларын пропагандалый. Журнал битләрендә татар шигъриятенең һәм прозасының иң яхшы үрнәкләре рус теленә тәрҗемә итеп басылып чыга.

«Аргамак»та Татарстаннан гына түгел, бөтен Россия язучылары әсәрләре дөнья күрә. Журналның даими авторлары да бар. Алар арасында әсәрләре русчага тәрҗемә ителгән Әмирхан Еники, Туфан Миңнуллин, Мөхәммәт Мәһдиев, Равил Фәйзуллин, Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев, Ренат Харис, Зиннур Мансуровларны атарга була. Альманахта еш кына прозаик, публицист Михаил Чванов (Уфа), прозаиклар Александр Ольшанский һәм Владимир Карпов (Мәскәү), прозаик Александр Матвеичев (Красноярск), эссечы,  «Неформат» сәхифәсе авторы Владимир Ермаков (Орёл), тәнкыйтьче Петр Ткаченко (Мәскәү), прозаик һәм драматург Александр Воронин (Казан), шагыйрьләр Николай Рачков (Ленинград өлкәсе), Диана Кан һәм Евгений Семичев (Новокуйбышевск), Наталья Вердеревская (Алабуга), прозаик, шагыйрь, дин әһеле о. Владимир Гофман (Түбән Новгород), шагыйрь һәм прозаик Сергей Кузнечихин (Красноярск), прозаик Сергей Михеенков (Таруса), прозаик Валерий Клячин (Иваново) язмаларын күрергә була.

Альманах әдәби алмаш турында да онытмый.  «Аргамак» яшьләр өчен махсус берничә даими сәхифә багышлый: «Беренче басмам», «Аргамак»та дебют», «Егерме яшьлекләр прозасы» һәм «Егерме яшьлекләр шигърияте».

Иҗади казанышлары өчен альманах «Ел китабы – 2010» республика конкурсы лауреаты булды,  Берлинда узган рус телле басмалар халыкара конкурс нәтиҗәләре буенча көмеш медальгә ия булды.

Журнал өч айга бер тапкыр 256 битлек булып чыга. Республика бюджетыннан финанслана.

Тулырак мәгълүмат: Алешков, Н. «Аргамак»: двадцать первый забег: интервью Дианы Кан с главным редактором альманаха «Аргамак» / Николай Алешков, Диана Кан // Общеписательская Литературная газета. – 2014. – № 11. – С. 10.

Поделиться: