«Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе

 «Ләйсән» шәһәрнең әдәби иҗат берләшмәсе 1963 елда «Коммунизм байрагы» газетасы каршында оеша. Әлеге көннән башлап эшчәнлеген бүгенгечә дәвам иткән иҗади берләшмәдә чыныгу үткән, ил күләмендә танылган бик күп каләм ияләре бар: халык шагыйре, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Мөдәррис Әгъләмов; шагыйрь, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Разил Вәлиев;  тарихи романнар авторы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Вахит Имамов; Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Айдар Хәлим; Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе Рәшит Бәшәр; филология фәннәре кандидаты, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Факил Сафин; Шәйхи Маннур премиясе лауреаты Мансур Сафин һәм башка бик күп язучылар, шагыйрьләр әлеге мәктәптә үсеп танылган шәхесләр.

«Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе нигезендә 1980 елның гыйнварында Чаллы Язучылар оешмасы хасил була.  Илле ел дәвамында «Ләйсән» берләшмәсе белән Хәниф Хөснуллин, Мәхмүт Газизов, Газиз Кашапов, Фирдәвес Бәширова, Рафис Сәлимҗанов, Альберт Сафин, Рәшит Бәшәр, Айдар Хәлим, Факил Сафин, Роза Хәмидуллина һәм башка әдипләр җитәкчелек итте.

Әдәбият әһелләре Чаллы төзелә башлаган чордан үк шәһәр елъязмасын да, аның тарихын да, халык күңелендә тоткан урынын да чын әдәби телдә кешеләр йөрәгенә гамьгә төреп сала килде. Шәһәр белән бергә Чаллының әдәби мәйданы да киңәйде һәм үсте. Хәзерге көндә Чаллыда яшәп иҗат итүче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булган язучыларыбызның саны өч дистәдән артып бара. «Ләйсән»дә чыныгу үткән, төрле төбәкләрдә яшәүчеләрен дә кушсаң, ул әдипләрнең саны йөздән артып китә. «Ләйсән»нән елдан-ел үткен каләмле иҗат осталары үсеп чыга. Алар арасында беренче китабы («Кылычлы җил») Татарстан китап нәшриятында басылып, шул китабы белән Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителгән Айрат Суфиянов; халык арасында танылу тапкан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова; замана җиленнән халкын яклап калырлык үткен язмалары белән танылган, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, язучы Айгөл Әхмәтгалиева; үзенчәлекле шигырьләре белән укучылар күңеленә үтеп кергән, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Сирень Якуповалар бар.

Бүгенге көндә берләшмә Нурислам Гафиятов, Фәнис Нуретдинов, Рушания Гыйләҗева, Фәридә Шакирова, Рәкит Әбделманов, Рәзинә Сәетгәрәева, Кадрия Наилләре белән горурлана ала. Бик күп еллар төзелештә хезмәт куйган Нурия Гыйльметдинова, Зифа Кадыйрова да «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары бит. Җырчы-шагыйрь-композитор да булган егет-кызларыбыз: Рубис Зарипов, Зөлфия Җиһан, Флүрә Талипова-Коләхмәтова иҗатлары белән горурланабыз. Шулай ук Рафыйк Сафин, Наил Әхмәтҗанов, Рәис Шаһи, Гөлфия Фәйзрахманова, Рифкат Маннапов, Тәзкирә Хакова, Асия Хәсәнова, Фәйрүзә Шәрипова, Әлфия Габдрәшитовалар да каләмнәрен «Ләйсән»дә чарлаган. Күптәннән Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы булырга лаек Равил Мостафин, Зимфира Исламовалар әле дә берләшмәбезне баетып, зур иҗат үрләре яулыйлар.

Һәр ел саен үз көчләре белән нәшер ителгән дистәләгән «Ләйсән»ленең китаплары дөнья күрә.

2007 елдан башлап «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музеенда үз эшчәнлеген дәвам итә. Аның утырышлары айга ике тапкыр үтә.

Соңгы елларда әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары һәм аларның иҗат үрнәкләре белән якыннан таныштыруны максат итеп куйган «Ләйсән тамчылары» (2007), «Ләйсән» – моңлы бишегебез» (2008), «Моң дулкынында» (2011), «Әдәби Чаллы» (2014) әдәби энциклопедик басма китабы дөнья күреп, укучыларга барып иреште.

0001 001 1 001 5 001

«Ләйсән»леләрнең китаплары

«ЛӘЙСӘН» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары

Поделиться: