Ярюхин Валентин Никитич

Режиссер, шагыйрь, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе

1997 елдан 2000 елга кадәр Валентин Ярюхин Казан дәүләт мәдәният институтында театр сәнгате кафедрасында өлкән укытучы булып эшли. Аның укучылары – «Мастеровые» театры труппасы составында.

2005–2012 елларда Валентин Никитич Ярюхин «Мастеровые» Яр Чаллы рус драма театрының сәнгать җитәкчесе.

В. Н. Ярюхин җитәкчелегендәге «Мастеровые» Яр Чаллы рус драма театры шәһәребезнең мәдәният тормышы үсешендә зур урын алды һәм Татарстан Республикасының театр сәнгате үсешенә зур йогынты ясады. «Мастеровые» театры сәхнәсендә киңкырлы диапазондагы әсәрләр куелды: драма, комедия, трагикомедия, фарс, мелодрама, әкият.

Валентин Ярюхинның биографиясендә илебез театр сәхнәләрендә куелган 40тан артык спектакль.

Валентин Ярюхин – Россиянең театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, Россиянең Язучылар берлеге әгъзасы.

«Хроника бегущего» (1996),  «С точки зрения птиц» (2004) китаплары авторы.

Шигырьләре «Под небом высоким» (2008) күмәк җыентыкка кертелгән.