Яһудин Марс Нәфикович

Прозаик

Марс Нәфикъ улы Яһудин 1950 елның 7 августында Башкортостанның Күгәрчен районы Күгәрчен авылында туа. Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 1977 елдан Яр Чаллы шәһәрендә яши. Социолог, мастер, укытучы булып эшли. Берничә эшче һөнәрен дә үзләштерә.

Студент чагыннан язу эше белән мавыга. Нәтиҗәдә мәкаләләре, хикәяләре матбугатта күренә башлый. 2000 елда беренче китабы чыга. Хәзерге вакытта ун китап авторы.

Рус һәм татар телләрендә яза.

Россия Язучылар берлеге һәм Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы.

Китаплары:

«А в небе жаворонок поет» (2000), «Тайник» (2002 г). «И текла река» (2009), «Скрытые изображения»  (2009), «Где мой нос» (2010), «Тормыш бу…» (2005), «…Казлар очар су куреп» (2007), «Через годы…Еллар аша» (2008), «Святое дело – Родине служить» (2008), «Сиртмәле кое» (2010), «Голоса» (2015), «Тормыш бу…» (2015).