Вәлиев Равил Вәли улы

Шагыйрь, прозаик, публицист

Валиев1942 елның 20 августында ТАССРның Арча районы Яңа Кинер авылында туа.

1970 елның маенда Яр Чаллы шәһәренә килә һәм КамАЗ төзелешендә төрле өлкәләрдә хезмәт куя.  «Кама таңнары» газетасы редакторы, аннары  «Аргамак» журналы баш мөхәррире,  «Шәһри Казан» республика газетасында мөхәррир урынбасары булып эшли. 2004 елдан алып – профессиональ язучы.

«Шәһәр булсын бүләгем» («Подарю город», 1973), «Көчле агым» («Могучее течение», 1984), «Мәңгелек ут җылысы» («Тепло вечного огня», 1986), «Җөй» («Рубец», 2002)  һәм башка китаплар авторы.

«Муса Җәлилнең 100 еллыгы истәлегенә» юбилей медале, «КамАЗ төзелеше ударнигы» Почет билгесе белән бүләкләнгән. Шулай ук Эдуард Касыймов исемендәге премия лауреаты.

Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.