Ямаш Игәнәй (1938–1997)

Шагыйрь, журналист, публицист

Ананий Нестер улы Малов (Ямаш Игәнәй) 1938 елның 10 гыйнварында Татарстан Республикасының Сарман районы Ләке авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1955 елда Сарман урта мәктәбен, 1958 елда Лубян урман техникумын тәмамлый, бераз вакыт Башкортостан урман хуҗалыгында үз белгечлеге буенча эшли. 1958-1960 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач, туган районының Рантамак һәм Азалак авылы мәктәпләрендә балалар укыта, бер үк вакытта Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә читтән торып укый. 1967 елда укуын тәмамлый. 1965-1978 елларда Баулы һәм Мамадыш район газеталарында эшли. 1978-1980 елларда Чаллы шәһәрендә чыга торган «Кама таңнары» газетасы редакциясендә тәрҗемәче булып эшли.

Ямаш Игәнәй 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы. 1986 елда Чаллы Язучылар оешмасының җаваплы сәркатибе итеп сайлана. 1990-1991 елларда «Чулман-Идел» (хәзерге көндә «Шәһри Чаллы») газетасында, 1991 елдан гомеренең соңгы көненә чаклы «Аргамак» журналында бүлек мөхәррире булып эшләде.

Туган авылы Ләке яныннан агып узган Иганә елгасы Ананий Маловның әдәби псевдонимына әйләнә. «Сәфәр чыгам» исемле беренче шигырьләр җыентыгы шул псевдоним белән дөньяга чыкты. 1992 елда «Керәшен сүзе» газетасын оештырды, җәмәгатьчелек нигезендә аның баш мөхәррире булып сайланды. 1997 елда «Һай бу адәмнәрнең кыйланмышы» исемле шигырьләр циклы өчен Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләккә лаек булды.

1997 елның 1 мартында вафат була.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

«Сәфәр чыгам» (1981), «Йолдыз булып ян» (1983), «Хәзинәләр иле» (1981),  шигырьләр җыентыклары: «Игелекле төбәк» (1987), «Мин әтигә охшаган» (1989); «Бәддога» (1994) һ.б.