Зарипов Рубис Таҗиәхмәт улы

рубис зариповПрозаик, җырчы-композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Рубис Таҗиәхмәт улы Зарипов 1939 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасының Тукай районы (элекке Ворошилов) Теләнче Тамак авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. Әтисе – потребсоюз системасында эшли, 1941 елның июлендә сугышка алына, һәм шул ук елның ноябрендә Мәскәү өчен сугышта һәлак була. Әнисе Хәдичә 1934 елда Теләнче Тамак авылында беренче булып балалар бакчасы оештыра һәм шунда 25 ел җитәкче һәм тәрбияче булып хезмәт итә.

Рубис Таҗиәхмәт улы туган авылында урта мәктәпне тәмамлый. Мәктәп елларыннан ук шигырьләр белән мавыга. Беренче шигырьләре «Яшь ленинчы» газетасы битләрендә дөнья күрә.

1958-1961 елларда Грозный шәһәрендә армия сафларында хезмәт итә. 1961 елда Вильнюс шәһәрендәге 374 нче хәрби-юридик училищесында укый, 30 елга якын хезмәт-төзәтү учреждениесендә хезмәт итә (отставкадагы подполковник).

1989 елдан Яр Чаллы шәһәрендә яши. 2001 елда «Күңелем моңнары» дигән тәүге җырлар китабы дөнья күрә. Бүгенге көндә 25 китап авторы.

Аның мәкаләләре, шигырь-җырлары «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Шәһри Чаллы», «Якты юл», «Әлмәт таңнары» газеталарында, «Мәйдан» журналында басыла. Бүгенге көндә 400дән артык җыры дөнья күрде.

1970 елда Удмуртия Эчке эшләр министрлыгының Почет кенәгәсенә кертелә һәм «СССР МВД Отличнигы» исеме бирелә.

2005 елда ТР мәдәният министрының «Мәдәнияттәге уңышлары өчен» дигән билгесе белән бүләкләнә. 2005 елның декабрендә Татарстан Республикасы композиторлар оешмасына кабул ителә. 2011 елның 5 февралендә «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

2014 елдан Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы. Ике дистәдән артык китап авторы.

Слайд1
Слайд2
Слайд3
Слайд4
Слайд5
Слайд6

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.