Рәзинә Сәетгәрәева

Рәзинә сәетгараеваЯзучы, шагыйрь

Рәзинә Габделбәр кызы Сәетгәрәева 1959 елның 11 июлендә Татарстан Республикасының Тукай районы Биклән авылында ишле гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килә. 1966 елда Биклән урта мәктәбенә укырга керә, 1976 елда аны уңышлы гына тәмамлый. Аннан, Бөгелмә исәп-хисап мәктәбендә укып, авыл хуҗалыгы хисапчысы һөнәрен үзләштерә. Бик күп еллар туган авылының элекке «Чкалов» исемендәге колхоз идарәсендә икътисадчы, хисапчы, шулай ук сәүдә өлкәсендә хезмәт куя. Үзенең тормышын туган авылы, аның кешеләреннән башка күз алдына да китерә алмый. Һәм аңа бүгенгәчә тугрылыклы.

1980–1984 елларда туган авылы мәктәбендә китапханәче вазифасын башкара. Шул елларда үзен шигърияттә сынап карый. Кичә, бәйрәмнәр аның үзе иҗат иткән шигырьләре белән үрелеп бара. Тора-бара бу шигырьләр китап булып дөнья күрәләр. Шигъри осталыгын күреп алып, аны Тукай районы «Якты юл» газетасының хатлар бүлегенә эшкә чакырып алалар. Рәзинә «Якты юл» газетасында хатлар бүлеге мөдире, хәбәрче булып эшләде, үз укучыларын тапты.
2014 елдан Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

«Моң чишмәсе» (2007), «Күңел сандыгы» (2009), «Сабыр итәм»: кассета (2012), «Күңелем догалары» (2013), «Күңел күзе»: аудиокассета (2013).