Рәзинә Мөхиярова

рәзинә мөхияроваШагыйрә, галимә, филология фәннәре кандидаты, доцент, Саҗидә Сөләйманова (2017) исемендәге премия лауреаты

Рәзинә Хәйбрахман кызы Мөхиярова (Рәзинә Мөхияр) 1956 елның 26 маенда Башкортостан Республикасының Чакмагыш районы Аблай авылында туа. 1973 елны туган авылында урта мәктәпне тәмамлый. Аннан Башкорт дәүләт университетында белем ала. Югары белемле яшь белгеч, 1979 елда, үзенең хезмәт юлын Башкортостанның Дүртөйле районы Чишмә сигезьеллык мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башлап җибәрә.

Рәзинә Мөхиярова гаиләсе белән Чаллы шәһәрендә 1982 елдан бирле яши. Чаллы дәүләт педагогия институты профессоры, тел галиме, дәреслекләр, уку кулланмалары авторы. Соңгы елларда татар шигырь поэтикасын өйрәнү буенча гыйльми тикшеренүләр алып бара. Ул – гомуми белем бирү мәктәпләренең икенче һәм сигезенче сыйныф укучылары өчен язылган дәреслек авторларының берсе; гыйльми монография, берничә программа, методик кулланма, фәнни-методик мәкалә авторы.

2003 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

«Сиңа булсын җырым» (1997), «Шәмдәлләрдә утлар» (2001), «Учларымда утлы күмер» (2002), «Алиһә» (2003), «Тыңла мине» (2004), «Нәрсә булды миңа?» (2006), «Җидегән йолдыз» (2007), «ХХ гасырның 80–90 нчы елларында татар әдәби теле лексикасы»: монография (2000), «XX гасыр ахыры – XXI гасыр башы татар әдәби теле лексикасы» (2009).