Рәшит Бәшәр

Балалар шагыйре, прозаик, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова (2018), Шәүкәт Галиев (2020) исемендәге премияләр иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Рәшит Гаффар улы Бәшәров 1949 елның 7 октябрендә Татарстан Республикасының Кукмара районы Янил авылында туа. Урта белемне туган авылында ала. 1967-1972 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укый. Университетта уку елларында ике ел дәвамында студентларның “Әллүки” әдәби иҗат берләшмәсен җитәкли. 1972-1975 елларда Лениногорск районы Куакбаш авылы сигезьеллык мәктәбендә тел-әдәбият укытучысы һәм укыту бүлеге мөдире булып эшли. 1975–1976 елларда Лениногорск шәһәренең 32 нче һөнәр-техника училищесының директор урынбасары һәм 1977–1979 елларда тимер-бетон җиһазлары заводында мастер вазифаларын башкара. 1979 елда Чаллы шәһәренә күчә, 1987 елга кадәр КАМАЗ заводларында инженер-диспетчер, автомат линияләр операторы булып эшли.

1987-1989 елларда Р.Бәшәр Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы икееллык югары әдәби курсларда укый.

Мәскәүдән укып кайткач, Чаллыда чыгучы «Таң йолдызы» газетасында – бүлек мөхәррире һәм җаваплы сәркатип, «КАМАЗ» газета-журнал нәшриятында – мөхәррир һәм «Аргамак» журналында – җаваплы сәркатип, «Мәйдан» журналының әдәбият бүлегендә мөхәррир булып эшли.

Р.Бәшәр укучыларга, нигездә, балалар язучысы буларак билгеле. Аның балалар өчен язган шигырьләре һәм хикәяләре республика матбугатында 1960 елның ахырында күренә башлый.

2000-2007 елларда Чаллы язучылар оешмасы каршында эшләп килүче «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсен җитәкли.

1989 елда – Э.Касыймов исемендәге, 2000 елда «Сандугачлы бишек» китабы өчен Татарстан Язучылар берлегенең А. Алиш исемендәге әдәби премияләргә лаек була. 2001 елда «Аргамак» журналының С.Сөләйманова исемендәге премиясе лауреаты була. ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнә (2005). 2010 елда – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 2013 елда шәһәр мэры грантына ия булды.

Рәшит Бәшәр – 1985 елдан СССР һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы.

Библиография 

Әхмәтгалиева, Айгөл Тикмә кеше гәүһәр кадрен аңлый алмас…: [шагыйрь Рәшит Бәшәрнең иҗатына бер караш] / А. Әхмәтгалиева // Мәйдан. – 2009. – № 10. – Б. 64 – 66.

Бәшәр, Рәшит Ашыгылды, мин гел ашыктым…: [шигырьләр] / Р. Бәшәр // Мәйдан. – 2019. – № 10. – Б. 51 – 54. – (Шигъри гөләндәм)

Бәшәр, Рәшит Синең өчен яшим җан атып…: [шигырьләр] / Р. Бәшәр  // Мәйдан. – 2009. – № 10. – Б. 10 – 15. – (Шигъри гөләндәм) 

Бәшәр, Рәшит Туган җирдә җырлар моңлырак, әкиятләр серле бу якта: шигырьләр / Р. Бәшәр // Мәдәни җомга. – 2019. – 11 октябрь (№40). – Б. 7

«Былбыллар тибрәтә гомерем тирәген…»: [Рәшит Бәшәрнең кыскача биографиясе һәм шигырьләре] // Шәһри Чаллы. – 2011. – 27 июль. – Б. 6.

Гыйбадуллина, Лилия Якты сагыш: [Рәшит Бәшәрнең тормыш мизгелләре] / Л. Гыйбадуллина]   // Мәйдан. – 2019. – № 10. – Б. 48 – 50.  

Рәшит Бәшәр: [тормыш юлы һәм әдәби эшчәнлеге ] /  төз. И. Мияссәрова // Мәгариф. – 2004. – № 2. – Б. 46. – (Балалар язучылары)   

Рәшит Бәшәр: [кыскача биографик белешмә] // Мәйдан. – 2009. – № 10. – Б. 9. – (Язучыларыбыз)

Сафин, Факил Тылсым иясе: [шагыйрь Рәшит Бәшәрнең иҗатына бер караш] / Ф. Сафин // Мәйдан. – 2009. – № 10. – Б. 62 – 63.

Якупова, Сирень Балачак иленә тугрылык: [Рәшит Бәшәрнең «Җәй кызы» китабына бәяләмә] / С. Якупова // Мәдәни җомга. – 2008. – 13 июнь. – Б. 16.

Якупова, С. Бала күңеле – бер китап [балалар шагыйре Р.Бәшәр турында] / С. Якупова // Чаллы кичләре (Шәһри Чаллы). – 2008 – 2 апрель.