Нәҗип Мадьяров (1928–2002)

Шагыйрь, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

нәҗип мадяровНәҗип Гәрәй улы Мадьяров 1928 елның 3 мартында Татарстан Республикасының Әтнә районы Кызыл Утар авылында туган.

Ул хезмәт юлын Бөек Ватан сугышына кадәр үк, 1940 елда башлап җибәрә. Колхозда күп еллар көтүче, гади колхозчы һәм хисапчы булып эшли. 1950–1953 елларда Совет армиясендә хезмәт итә. Башта алты айлык полк мәктәбендә укый һәм кече командирлык дәрәҗәсе ала. Радиотелеграфист, өлкән радиотелеграфист, урта көчлелектәге радиостанция начальнигы булып хезмәт итә.

Армиядә хезмәт иткәндә, Казаннан алтынчы, җиденче класс дәреслекләрен алдырып, үзлегеннән укый һәм 6-7 класс белемен ныклап үзләштерә. Армиядән кайткач, туган авылында колхоз бухгалтеры булып эшли. Шул ук вакытта читтән торып  укый, Кызыл юл районы үзәге булган Яңа Кенәр урта мәктәбендә 8-10 классларны, бер үк вакытта ике еллык бухгалтерлар курсын тәмамлый.

1957 елда Казан дәүләт университетының тарих факультетындагы татар теле һәм әдәбияты бүлегенә көндезге укуга керә. Дүртенче курста читтән торып укуга күчә. Университетны 1962 елда тәмамлый.

Нәҗип Мадьяров 1960–1963 елларда Әтнә, Арча районнарында чыга торган «Кызыл юл», «Хезмәт» газеталарында авыл хуҗалыгы бүлеге редакторы вазифаларын башкара. 1966–1968 елларда Балтач районы газетасында авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире һәм редактор урынбасары булып эшли.

1979 елда Нәҗип Мадьяров Чаллы шәһәренә күчеп килә. Шәһәрдәге 67 нче училищены төзетүдә катнаша һәм анда 1979 елдан 1988 елның июненә кадәр хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары булып хезмәт итә.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1979), кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар өчен егермедән артык китап бастырып чыгарды. Беренче шигырьләр җыентыгы «Чык бөртекләре» исеме белән 1960 елда дөнья күрә. Нәшер ителгән барлык китаплары өч дистәгә якын. Нәҗип Мадьяров Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре, КАМАЗ төзелеше ударнигы. Ул илебез тарафыннан дүрт медаль белән бүләкләнгән шагыйрь.

2002 елның 15 апрелендә вафат булды, туган авылы Кызыл Утар зиратында җирләнде.