Әлфия Ситдыйкова

әлфия ситдыйковаШагыйрә, Саҗидә Сөләйманова (2016) исемендәге премия иясе

Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкова (Хаҗиәхмәтова) 1957 елның 14 августында Актаныш районы Күҗәкә авылында туа. Туган авылында сигезьеллык, Актаныш районы Пучы авылында урта мәктәпне тәмамлый. 1975 елда данлыклы КАМАЗ төзелешенә эшкә килеп, егерме елга якын гомерен заводта йөктөягеч машинада эшләп үткәрә. 2000 елда аны «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясенә эшкә чакыралар. Музыкаль редактор, корреспондент, өлкән корреспондент булып эшләү дәверендә, журналистлык һөнәрен тирәнтен үзләштереп, әдәбият-сәнгать кешеләре турында йөзгә якын гамьле әңгәмә кора, «Әдәби учак», «Илһам нуры» дип исемләнгән тапшырулар эшли.
Балачактан әдәбиятка гашыйк Әлфия Ситдыйкова, Чаллы шәһәрендә 1963 елдан эшли башлаган «Ләйсән» әдәби берләшмәсендә каләмен чыныктыра. 1977 елда аның беренче шигырьләре матбугат битләрендә күренә башлый. 1979 елда дүрт шигыре «Яшьлегем Чаллы» күмәк җыентыгында басылып чыга. Әлфия Ситдыйкова, гаиләдә балалар үстергән вакытта, иҗаттан бераз читләшеп торса да, 2000 нче еллар башында кабат каләмен кулга ала. 2003 елда Чаллыда «Газета-китап нәшрияты» ҖЧҖдә беренче мөстәкыйль китабы басылып чыга.
2007 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Туган якның ике чишмәсе / Два родника родной земли» тәрҗемәләр китабы аны икенче яктан – тәрҗемәче буларак ача. Иҗатташ дусты Вера Хәмидуллина белән бер-берсенең шигырьләрен тәрҗемә итеп бастырган әлеге китап Әлфия Ситдыйкованың исемен киң мәйданга таныта.
Әлфия Ситдыйкова балалар өчен дә шигырьләр иҗат итә. Шул ук вакытта балалар шигъриятен пропагандалау өчен дә көчен кызганмый. Татар һәм рус шагыйрьләренең балалар өчен язган әсәрләрен ике телгә тәрҗемә итеп, вакытлы матбугат битләренә биреп бара. Аның бу эшчәнлеге 2011  елда, «Золотое перо Руси» милли әдәби премия кысаларында, «Молодежь Московии» бөтенроссия бәйсез газетасының баш редакторы, язучы Светлана Савицкая һәм Александр Бухаров, Новосибирск шәһәрендә эшләп килүче «Музей солнца» (директоры Халыкара Славян Академиясе профессоры Валерий Липенков) оештырган «Солнечный храм» Халыкара акциясендә бәяләнеп, «За солнечную деятельность» дипломы һәм медале белән бүләкләнә.

2012 елда Әлфия Ситдыйкова Россия Язучылар берлеге һәм Россия тәрҗемәчеләр берлеге тарафыннан, югары гражданлык позициясе һәм әдәби-нәшерлек эшчәнлеге өчен, Грибоедов исемендәге истәлек медале белән бүләкләнде.
2013 елда Россия Язучылар һәм Россия Тәрҗемчеләр берлеге тарафыннан Ә.Ситдыйкова Маяковский ордены белән бүләкләнде.
Әлфия Ситдыйкова автор һәм тәрҗемәче буларак катнашкан «Садик» проекты Берлинда үткән «Лучшая книга 2013 года» халыкара конкурсында җиңү яулады. Әлфия Ситдыйкова «Переводческий олимп» бүләгенә лаек булды.
2009 елда Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының, 2010 елда Актаныш муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатларына, 2012 елда Яр Чаллы шәһәре Хакименең мактау грамотасына ия була.

Ә.Ситдыйкова – 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

«Йөрәк сүзе йөрәккә»: төрле бәйрәмнәргә котлаулар (2008), «Хисләрем канаты – Күҗәкә»: шигырьләр, поэмалар, нәсерләр (2009), «Күңел җыры»: төрле бәйрәмнәргә котлаулар (2010), «Авыл җаны – Күҗәкә горурлыгы»: авыл тарихы, шигъри, публицистик язмалар (2010), «Утлы җимеш» (2011), «Тансык бәхет»: шигырьләр (2012), Нур Баянның шигъри дөньясы: шагыйрь иҗаты турында фәнни хезмәт (2012), «Кыш бабай җиләкләре»: [балалар өчен шигырьләр] (2012), «Кадерле бүләк»: багышламалар, котлаулар (2013).

Библиографик  күрсәткеч

 «Дөнья тәгәрмәче» – Төркиядә / Ә. Ситдыйкова [белән әңгәмә] ; [әңгәмәдәш] Л. Фәттахова // Мәйдан. – 2023. – №4 (257). – Б. 129-131

Хөснетдинова Л. Дәвер моңын саклаучы: (Әлфия Ситдыйкова иҗатына күзәтү)/ Л.Хөснетдинова // Мәдәни җомга. – 2022. – №29 (29 июль). – Б.6.

Әлфия Ситдыйкова: Биобиблиографик күрсәткеч / Яр Чаллы шәһәре М. Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсе. Әдәбият тарихы музее; Төзүче Р. Г. Хәмидуллина. – Казан: Школа, 2018. – 200 б.