Миңкадыйр Идият улы Сибгатуллин (Кадыйр Сибгатуллин) 1942 елның 15 февралендә Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында туа.
1949 елда Миңкадыйр Балык Бистәсе районы Кече Укмас авылы башлангыч мәктәбенә укырга керә, 1953 елда аны тәмамлап, ике чакрымда гына булган күршедәге Яншык авылы җидееллык мәктәбенә килә. 1957 елдан ул унбиш чакрым ераклыктагы Олы Солтан авылы урта мәктәбенә йөреп укый.
1960–1962 елларда Казан шәһәренең 4 номерлы техник училещесында укып электромонтер һөнәренә ия була Миңкадыйр. Аннан соң ул Казан органик-синтез заводында электромонтер булып эшкә урнаша.