Факил Сафин

Факил СафинШагыйрь, прозаик, Гаяз Исхакый, Абдулла Алиш (2018) исемендәге премияләр иясе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе (2021), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе

Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин (Факил Әмәк) 1954 елның 2 гыйнварында Татарстан Республикасының Мөслим районы Әмәкәй авылында туа. Мөслим районы Күбәк урта мәктәбен тәмамлагач, колхозда механизатор булып эшли. Минзәләдә шоферлык һөнәрен үзләштерә. 1972–1974 елларда армия сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач, районның «Михайловка» совхозында – комсомол оешмасы сәркатибе, бераз соңрак Иске Карамалы Мәдәният йорты директоры вазифаларын башкара.

1975 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Университетны тәмамлагач, башта Мөслим районы Октябрь авылында, аннары туган авылында әдәбият, тарих, хәрби белем нигезләрен укыта. 1981 елда – Октябрь авылы мәктәбенә, берничә елдан Татар Бүләр урта мәктәбенә директор итеп билгеләнә.

1984 елда Ф.Сафин Чаллы шәһәренә килә. КАМАЗнын, автомобильләр җыю заводында баш конвейерда слесарь-җыючы, бригадир, мастер булып эшли. 1988 елдан ул шәһәрнең 18 нче, 24 нче мәктәпләрендә тарих укыта. Шул елларда аның исеме шәһәр матбугатында күренә башлый.

1990 елда Ф. Сафин «Таң йолдызы» газетасында баш мөхәррир урынбасары булып хезмәт итә. 1991 елның февралендә ул КАМАЗ радиосының татарча тапшырулар редакциясенә эшкә күчә. 1991 елның август аенда «Аргамак» журналына проза һәм шигърият бүлегенә мөхәррир итеп чакырыла. 1993 елның көзеннән җаваплы сәркатип итеп билгеләнә.
1995 елның гыйнварыннан Ф.Сафин шәһәр мәгариф идарәсе тәкъдиме белән Чаллы педагогика көллиятендә әдәбият укыта башлый. Чаллыда фәнни-методик журнал чыгару аңа йөкләнә. «Фән һәм мәктәп» журналы 1996 елның октябрь аеннан чыга башлый.

2000 елның көзендә ул Казанга «Казан утлары» журналына бүлек мөдире итеп эшкә чакырыла. Әмма Чаллыда әдәби-нәфис журнал оештыру уе тугач, шәһәр хакимияте һәм Татарстан Язучылар берлеге җитәкчелеге бу эшкә Ф.Сафинны тәкъдим итәләр (2001). Кыска гына вакыт эчендә «Мәйдан. Чаллы» дип исемләнгән әдәби-нәфис, ижтимагый журнал оеша. 2006 елдан ул Рухи мирасны өйрәнү төбәк фәнни-методик үзәген җитәкли.

Ул балалар әдәбияты өлкәсендә дә актив эшли. Чаллы шәһәрендә нәшер ителеп килүче «Көмеш кынгырау» газетасында баш мөхәррир вазифасын башкара.

1999 елда әдип «Биек тауның башларында» дигән романы өчен, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була.

Ф.Сафин 1999–2002 елларда «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе белән җитәкчелек итә.

1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

«Соңгы көз» (1992), «Тузганак чәчәге»: шигырьләр (1994), «Гөлҗиһан» (1998), «Биек тауның башларында» (1998), «Сәфәр» (2002), «Саташып аткан таң» (2003).