Бәйрәмова Фәүзия Әүхәди кызы

фәүзия-бәйрәмова-150x150Прозаик, тарих фәннәре кандидаты, Гаяз Исхакый, Һади Атласи исемендәге премияләр иясе

Фәүзия Әүхәди кызы Бәйрәмова 1950 елның 5 декабрендә Татарстан Республикасының Саба районы Сабай авылында туа. Туган авылында башлангыч, күрше Олы Шыңар авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, бик яшьли каләм тибрәтә башлаган Фәүзия Бәйрәмованы районда чыга торган «Җиңү байрагы» газетасына әдәби хезмәткәр итеп эшкә чакыралар. Ул шунда ике ел хезмәт итә, бер үк вакытта Сабаның кичке мәктәбендә укып, урта белем ала.

1968-1970 елларда Казан театр училищесында укый. 1989 елда ул читтән торып Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

Ф.Бәйрәмованың матур әдәбият өлкәсендәге беренче күләмле әсәре – «Болын» повесте. Аннан соң «Чакрым баганалары» (1983), «Битлек» (1983), «Кем?» (1984), «Күл балыгы» (1984), «Кыңгырау» (1987), «Һиҗрәт» (2017) һ.б. исемле повесть-хикәяләрендә дә әдибәнең эзләнүчән, кайнар хисле, тынгысыз каләме халык, милләт язмышына төшкән фаҗигале хәлләрне, кеше шәхесенең үз-үзен, үз иреген, намусын саклап калыр өчен чынбарлыкта нинди авыр сынауларга дучар булуын сурәтләп бирергә омтыла.

Фәүзия Бәйрәмова, үз халкының гамьле бер вәкиле буларак, татарлар күпләп яши торган төбәкләргә еш сәяхәт кыла, андагы милләттәшләребезнең яшәү рәвешләрен, рухи тормыш хәлләрен, киләчәккә булган өмет-ышанычларын тирәнтен өйрәнеп, алар турында үзенең борчылулы уй-фикерләрен матбугат аша әледән-әле җәмәгатьчелеккә белдерә килә.

Фәүзия Бәйрәмова – 1986 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Болын: повестьлар. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1986,
Моң: повестьлар. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1991.
Кара урман: роман. – Чаллы: Ислам нуры., 1997.
Хаҗ көндәлеге: сәяхәтнамә. – Казан: Аяз, 1999.
Соңгы намаз: роман. – Казан: Аяз, 2000.
Күңел карлыгачларым: повестьлар. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2000.
Алыплар илендә: маҗаралы повесть. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2002.
Таралып яткан Татар иле: фәнни-популяр язмалар. – Казан: Аяз, 2003.
Батырша явы: Фәнни-тарихи язма. – Казан: Аяз, 2012.
Нераскрытая история татар: научно-популярное издание. – Казан: Аяз, 2013.
Дала Атлантидасы яки эчкен татарлары: Фәнни-тарихи язма. – Казан: Аяз, 2013.

«Татарская Караболка – 50 лет в объятиях смерти» (2007)
«Михаил Худяков и историко-культурное наследие народов Среднего Поволжья» (2007)
«Нераскрытая история татар» (2013)
«Гулейза» (2018)
«Татарская мать Чингиза Айтматова» (2018)
«Сибирская цивилизация» (2019)
«Ана» (2021).

Библиография

Бәйрәмова, Ф.  «Караңгылыктан да якты табарга тырышам» / Ф. Бәйрәмова;  [әңгәмәдәш] Л. Фәттахова // Мәйдан. – 2022. – №12 (253). – Б. 53-63.Бәйрәмова, Ф. «Караңгылыктан да якты табарга тырышам» / Ф. Бәйрәмова;  [әңгәмәдәш] Л. Фәттахова

Мари Илендә очрашулар…: Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Мари Иленең Бәрәңге районында булып кайтты. // Мәдәни җомга. – 2022. – № 46 (25 ноябрь). – 11 бит.

Мостафина, Ф.  «Репрессиянең беркайчан да тынып торганы юк» / Ф. Мостафина. – Текст: турыдан-туры, электрон // Безнең гәҗит. – 2022. – №42 (26 октябрь). – Б. 7. – URL: https://beznen.ru/archive/akhyrzaman-galmtlre/291022/repressiyanen-berkaychan-da-tynyp-torgany-yuk. – Чыгу вакыты: 29.10.2022

Уфа каласында очрашулар. – Текст : турыдан-туры // Мәдәни җомга. – 2022. – № 23 (17 июнь). – Б. 6, 9.

Батырша илендә. – Текст : турыдан-туры // Мәдәни җомга. – 2022. – № 26 (8 июль). – Б. 6.

Галиева, С. Гөләйза [Бәйрәмованың Ф. «Гөләйза» тарихи романы турында] / С. Галиева // Безнең мирас. – 2020. – №4 (316). – Б. 57.

«Үз сүзем, язмышым бар!» / Ф. Бәйрәмова [белән әңгәмә] ; [әңгәмәдәш] Р. Рәхмәтуллина // Ирек мәйданы. – 2020. – 25 июнь (№25). – С. 8-9: фото.

Миңнуллин, Т. Фәүзия Бәйрәмова [иҗаты, тормыш юлы турында]: шәхесләребез / Т. Миңнуллин // Казан утлары. – 2012. – №7. – Б. 155 – 157.