Альберт Сафин (1948–1991)

Альберт СафинЯзучы

Альберт Нургали улы Сафин 1948 елның 22 июнендә Татарстан Республикасының Октябрь районы Күлбай-Мораса авылында туа. Туган авылында урта мәктәпне көмеш медальгә тәмамлый, бер ел туган авылы мәктәбендә лаборант булып эшли. 1967 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә.

Альберт Сафин әдәбиятка җитмешенче еллар башында «Тагын мәхәббәт хакында» исемле беренче хикәясе белән үк укучыларны үзенә җәлеп итеп өлгерә. Үз табышлары, үз дөньясы белән килеп кергән язучы.

1990 елдан Татарстан (СССР) Язучылар берлеге әгъзасы.

1991 елның 18 декабрендә вафат булды.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ 

«Күз карашы»: хикәяләр (1986), «Ак сыерчык»: хикәяләр (1994).