Айрат Тәлгать улы Суфиянов 1958 елның 26 мартында Башкортостан Республикасы Балтач районы Усман авылында туа. 1975 елда Нөркә урта мәктәбен тәмамлый. 1975–1978 елларда Уфада энергетика техникумында укый. 1979–1980 елларда Самара шәһәрендә Армия сафларында хезмәт итә. 1981 елдан 1985 елга кадәр Коми АССР да яши.