Ягъсуф Долмаган улы Шәфыйков

Язучы, журналист

Ягъсуф Долмаган улы Шәфыйков 1937 елның 1 гыйнварында Татарстанның Актаныш районы Түбән Карач авылында колхозчы гаиләсендә туа. Ягъсуф хуҗалыктагы мал-туарны карый, җәйге каникулда колхозда, атлы эшләрдә эшли. 1951 елда күрше Яңа Кормаш авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшкә кала.

1952 елда гаиләләре белән Удмуртия Республикасының Сарапул шәһәренә күченеп килә. Башта ит комбинатында эшли, ат белән йөк ташый, соңыннан товар складында йөк бушатучы була, шул ук вакытта шоферлыкка укып чыга. Предприятие юлламасы белән Ростов-на-Дону шәһәрендә суыту җайланмалары механигы һөнәрен үзләштерә һәм 1960 елга кадәр әлеге һөнәр буенча эшли.

1960–1963 елларда ПВО гаскәрләренең Урал хәрби округында штабта писарь булып хәрби хезмәт үтә. Монда ул дөнья әдәбияты белән таныша, хәрби газеталарга мәкаләләр язып, каләм чарлый, аны дивизиянең «На страже» газетасына хәбәрче итеп билгелиләр. Армиядән демобилизацияләнгәннән соң, Сарапул шәһәренең «Красное Прикамье» газетасында бүлек мөдире вазифасын башкарырга тәкъдим итәләр. Редакциядә эшләгәндә, кичке рус мәктәбен бетерә. Газетада 1971 елга кадәр эшли. Аның мәкаләләре, әсәрләре Мәскәү, Ижау газета-журналларында чыга.

1972 елда аны КамАЗ һәм Яр Чаллы шәһәре төзелешенә җибәрәләр. Монда ул профком рәисе, «ГлавМосквастрой» төзелеш оешмасы начальнигының көнкүреш мәсьәләләре һәм кадрлар буенча урынбасары булып эшли.

Тормыш тәҗрибәсе туплагач, 1991 елның декабрендә Я.Шәфыйков яңадан журналистикага, иҗат эшенә әйләнеп кайта.

1999 елдан башлап ул Республика хөкүмәтенең иҗтимагый-сәяси һәм әдәби «Татарстан» журналында бүлек редакторы булып эшли. Язучы татар һәм рус телләрендә иркен яза, ул – халыкара мәгълүматлаштыру Академиясенең гамәли әгъзасы.

Я.Шәфыйков – 2000 елдан Россия, 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.