Сәлахов Булат

Драматург, Татарстанның халык артисты, Дамир Сираҗи исемендәге премия иясе, Туфан Миңнуллин исемендәге әдәби премия лауреаты (2021), Чаллы театры артисты

Булат Нуретдин улы Сәлахов 1952 елның 21 мартында Татарстанның Арча районы Алан авылында туа. 1963–1967 елларда Югары Курса сигезьеллык мәктәбен тәмамлый, 1968–1970 нче елларда Кукмара һөнәр училищесында слесарь һөнәрен үзләштерә. 1972–1974 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1974 елда комсомол юлламасы белән Яр Чаллы шәһәренә килә, Кама автомобиль заводы төзелешендә 15 ел эретеп ябыштыручы булып эшли. Шул елларда «Энергетик» мәдәният сарае каршында оешкан Халык театрына һәм «Кама таңнары» газетасы каршында эшләп килүче «Ләйсән» әдәби иҗат (ул вакытта әдәбият-сәнгать) берләшмәсенә йөри.

1984–1989 елларда, читтән торып, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының режиссерлар хәзерләү бүлеген тәмамлый. 1990 елда Чаллыда яңа оешкан татар дәүләт профессиональ драма театрына эшкә килә. Театрга нигез салучыларның берсе.

Булат Сәлахов – Татарстанның атказанган артисты (1999), Татарстанның халык артисты (2009), Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты (2011), Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы (2012).