Прохоров Евгений Александрович

Шагыйрь, рәссам

Шагыйрь һәм рәссам Прохоров Евгений Александрович 1959 елның 22 августында ТАССРның Чистай районы «Чистопольский» совхозында туа. 1976 елда Чистай шәһәренең 3 нче санлы мәктәбен тәмамлый.

Бер ел дәвамында хайваннар фермасында балта остасы булып эшләгәннән соң, Казан педагогия институтының әзерлек курсларына йөри, аннары I курсына укырга керә. Ләкин уку йортын үз теләге белән ташлап китә, әдәбият белән бик нык мавыга башлый.
1980 елда Яр Чаллы шәһәренә килә һәм хезмәтен ПРЗда оператор буларак башлап җибәрә. Бер елдан соң армия сафларына алына, армиядән соң кабат КамАЗга кайта.
«Орфей» әдәби берләшмәсендә 1984 елдан шөгыльләнә. 1990 елда Татар китап нәшриятында «То светлое и нежное» дип исемләнгән җыентыкка кертелгән өч хикәясе, ә 2001 елда «Сказки» (Яр Чаллы) дип аталган китабы дөнья күрә.

Станок сәнгате белән шөгыльләнә, ирекле рәссам.