Полякова Лариса Львовна (1930–2011)

Журналист, язучы

Лариса Львовна Полякова 1930 елның 24 декабрендә Днепропетровск шәһәрендә туа.

Үзенең гомерен педагог, журналист, музей хезмәткәре һөнәрләре белән бәйләгән Л.Полякова зур тормыш юлы уза.

1953 елда Днепропетровск дәүләт университетының филология бүлеген тәмамлаганнан соң, Лариса Полякова мәктәптә, техникумда рус теле, украин теле һәм әдәбияты, логика, психология, эстетика, дөнья тарихы сәнгате фәннәрен укыта. Студент елларында ук инде өлкә яшьләр газетасында бастырыла башлый, радиода штаттан тыш корреспондент булып эшли. 1962 елдан журналистика өлкәсенә килә, СССРның журналистлар берлеге әгъзасы.

Иваново өлкәсе Тейково, Кинешма, Юрьевец шәһәр һәм район газеталарында эшләгәннән соң, Л.Полякова «Красный север» (Вологда), «Днепровская правда» (Днепропетровск) өлкә газеталарының әдәби хезмәткәре вазифаларын башкара.

Егерме елдан соң язмышында яңа борылыш. Россия Федерациясе Иваново өлкәсенең Плесе шәһәрендә тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы ачу турындагы карары буенча, Л.Полякова өлкән фәнни хезмәткәр буларак, оештыру төркеменә чакырыла. Соңрак музей фондында хезмәтен дәвам итә.

Тормышының күп елларын Л.Л. Полякова туган якны өйрәнүгә багышлый. Очерклар, хикәяләр, китаплар яза.  «Советский художник» (Мәскәү шәһәре) нәшриятында, Югары Волжск, Иваново китап нәшриятларында, «Волга» (Саратов), «Зарницы» (Днепропетровск), «Аргамак» (Яр Чаллы) журналларында бастырыла. Лариса Полякова Д. Фурманов исемендәге журналистика премиясе лауреаты,  Э. Касыймов исемендәге әдәби-туган якны өйрәнү премиясе лауреаты.

Тормыш юлының зур бер чоры Юрьевец шәһәре белән бәйләнгән. Монда ул әти-әнисе Лев Вольфович һәм Оксана Семеновна янында яши. Сигезьеллык мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы, үзәк китапханәдә өлкән китапханәче булып эшли, Авыл хуҗалыгы техникумында эстетика һәм сәнгать тарихы укыта, «Волга» газетасы редакциясенең хатлар бүлеге мөдире, радиода корреспондент булып эшли.

1986 елдан Л.Л. Полякова Яр Чаллы шәһәрендә яши. Шәһәрнең тарих һәм КамАЗ төзелеше музеенда, Картиналар галереясында эшли, шәһәр һәм район газеталарында бастырыла. «Нижняя Кама» туган якны өйрәнү җәмгыятенең төзелешендә актив катнаша. «Страницы истории Камгэсэнергостроя», «У истоков биографии КамГЭС. Стройка глазами краеведа» очеркларын яза, «Все остается людям» дип исемләнгән Е.Н. Батенчукның хатирәләре кулъязмасын әзерли. Шәһәребезнең сәнгать һәм мәдәният хезмәткәрләре хакындагы язмалар Л. Полякова каләме аша узган.

Л.Л. Полякова «Город Набережные Челны» энциклопедиясенең редакция коллегиясе әгъзасы. Тормышының соңгы елларында, авыру булуга карамастан, өч китапны бастыруга әзерли (ул китаплар аның вафатыннан соң дөнья күрә).

2011 елда вафат була. 2012 елның 29 июнендә Поляковага Юрьевец шәһәренең Почетлы гражданины исеме бирелә.

Төп басмалары: «Юрьевец» юлъязмасы, «Юрьевец» (1984) тарихи очеркы, «Зодчие братья Веснины» (1989) китабы,  «Царский изограф Кирилл Уланов» (кулъязма) биографик очеркы, шулай ук «Они родились на Волге» (Юрьевец шәһәрендә Весниннарның мемориаль музеен төзүгә багышланган) дип исемләнгән журналларда, альманахларда һәм очерклар җыентыкларында бастырылган язмалары, «Судьба ветерана» (Юрьевец авыл хуҗалыгы техникумының директоры хакында), «Смотрится Юрьевец в светлые воды», «Последний царский изограф» һәм башкалар. Н.М. Веснина соравы буенча, Л.Л. Полякова аның хатирәләре буенча архитектор абыйлары турында әдәби язмалар башкара. Бу язмасы «Панорама искусств-8» альманахында («Советский художник» нәшрияты) бастырылып чыгарыла.

«Галина Недовизий. Этюды к творческому портрету художника» (2009), «Радуга встреч» (2010), «От Плёса до Набережных Челнов» (2011), «Воспоминания и размышления. Из автобиографической рукописи Е.Н. Батенчука» (2014) китаплары авторы.