Орехова Алла Вячеславовна

Шагыйрь, журналист

1962 елның 26 июнендә Новосибирск шәһәрендә туа. 1972 елда гаиләләре белән  Яр Чаллы шәһәренә күчеп киләләр.

1984 елда «Камские зори» газетасында корректор булып эшли, соңрак 1985 елда  «Знамя коммунизма» газетасы редакциясенә күчеп китә һәм анда 10 ел эшли.

1991 елда Казан дәүләт журналистика факультетын тәмамлаганнан соң, «Звезда полей» төбәкара әдәби газетасында хатлар бүлеге җитәкчесе,  «Бизнес-класс» төбәкара газетасында мөхәррир урынбасары булып эшли, «Лидер Татарстана» («Элита Татарстана») журналы белән хезмәттәшлек итә, «Аргамак. Татарстан» әдәби журналын чыгаруда баш мөхәррир урынбасары, корректор буларак хезмәт күрсәтә.

Үзәк китапханәдә эшләп килүче шәһәр әдәби берләшмәсе белән идарә итә.

Россиянең Язучылар берлеге әгъзасы.

«Аз есмь» (2001) шигъри җыентыгы авторы.
Шигырьләре «Под небом высоким» (2008) күмәк җыентыкка кергән.