Манусов Юрий Владимирович

Кинодраматург, кинорежиссер, язучы

1948 елның 12 августында Тбилисида туа. 1976 елдан Яр Чаллы шәһәрендә яши.

СССРның кинематографистлар Берлеге әгъзасы (1991), Россия Язучылар Берлеге әгъзасы (2001), Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.  КГУКИда сәхнә сәнгате буенча дәресләр бирә.

ВГИКның «кинодраматург» белгечлеге буенча сценарий факультетын һәм «кинорежиссер» белгечлеге буенча Югары режиссер курсларын тәмамлый.

Халыкара кинофестивальләр лауреаты. Аның тарафыннан төшерелгән фильмнар һәм документаль сюжетлар Үзәк телеканалларда, «Взгляд», «Кинопанорама» тапшыруларында күрсәтелә.

Әсәрләре «Комсомольская правда», «Культура», «Экран и сцена» газеталарында,  «День и ночь», «Искусство кино», «Элита Татарстана» журналларында, «Аргамак» әдәби альманахында басылып чыга. «Донпижон» романы  Казанның «Идел-Пресс» нәшриятында 2013 елда басылып чыга. Ю. Манусов очерклар, эсселар, сценарийлар, хикәяләр, пьесалар, кинодраматургия буенча теоретик хезмәтләр иҗат итә.

«Выкидыш» (1990 ел, Мосфильм),  «Чёртов пьяница» (1991 ел, Одесса киностудиясе), «День любви» (1991 ел, Одесса киностудиясе), «Репетиция Боккаччо» (1995 ел, Одесса киностудиясе) тулыметражлы фильмнарының сценарий авторы һәм режиссёры.

«По эту сторону мифа» (1988 ел, Үзәк телевидение) өч серияле документаль фильмының сценаристы. «Энвольтование по Босху», «Путь к Харону», «Дикое поле» һ.б. кыскаметражлы һәм документаль фильмнарының сценарий авторы һәм режиссёры.

«Под небом высоким» (2008) шигъри җыентыктагы шигырьләр авторы.