Малокость Виталий Петр улы

Язучы

1939 елда Винницк өлкәсендә туа. 1950 елда гаиләләре белән Ерак Көнчыгышка күчеп китәләр, урта мәктәпне шунда тәмамлый. Шул ук елны Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә электр белән эретеп ябыштыручы һөнәре буенча техник училищега укырга керә. Аны бетергәннән соң, корабльләр төзү заводында эшли, армия сафларына алына.

Армиядән соң укуын дәвам итә, хәрби корабльләр төзүдә катнаша, Хабаровски елга пароходлыгының елга флотында хезмәт итә. 1973 елда Яр Чаллы шәһәренә килә һәм КамАЗ төзелешендә катнаша. Монда Виталий әдәбият белән кызыксынып китә, шәһәр һәм өлкә журналларында әсәрләрен бастыра.

1997 елда Россиянең Язучылар берлегенә кабул ителә, хәзерге вакытта Чаллы шәһәрендә яши.

 «Шабаниада» (роман) (1997), «Про Парнас и про нас» (повесть) (2002) китаплары авторы.

Мәкаләләре:  «Юность»журналы  № 5, 2013 ел. «Про Парнас и про нас»: отрывок из повести / В. Малокость. – 145-149; хикәяләре «Аргамак», «Идель», «Лидер Татарстана» журналларында басылып чыга.