Лоншаков Олег Николай улы

Шагыйрь

1975 елда Яр Чаллы шәһәрендә туа. Яр Чаллы шәһәре педагогия институтының филология факультетын тәмамлаганнан соң, 12 ел дәвамында рус теле һәм әдәбияты кафедрасында укыта.  Телевидениедә журналист, тавыш режиссеры булып эшли. Бүгенге көндә бәйрәмнәр оештыру белән шөгыльләнә.

Шигырьләре «Аргамак», «Идель», «Отчий край» журналларында,   «Провинциальный интеллигент» газетасында, шулай ук «Под небом высоким» (2008) исеме астындагы җыентыкларда басылып чыкты.

Россия Язучылар берлеге әгъзасы.

«По обе стороны окна» (2009), «Черным по белому» (2015) китаплары авторы.