Волгоград өлкәсенең Волжск каласында туа. 2011 елда А.М. Горький исемендәге әдәбият институтының югары әдәби курсларын, В.В. Сорокин семинарын, шул ук уку йортында 2012 елда редактор курсларын тәмамлый.
70 нче еллар башында әти-әниләре белән Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Монда урта мәктәпне, виолончель классы буенча сәнгать училищесын, педагогия институтының педагогика һәм психология факультетын тәмамлый. 2000 елдан, журналист, редактор, әдәби-музыкаль кичәләр оештыручы буларак, Россия Язучылар берлегенең Татарстан бүлеге белән тыгыз элемтәдә тора.
«По воле небес», «Раскачивая маятник судьбы» һәм «Янтарная бусина» шигъри китаплары; «Любовь пою», «Ты услышишь», «Маленькое скерцо» җыр альбомнары; «Одноклассники. Письма в будущее», «Всё – ничто – без любви»,«Там, где цветёт шиповник. История в лицах» нәфис-документаль китаплар авторы. Россия һәм республиканың әдәби журналларында бастырыла.