Кувайцев Евгений Павлович

Шагыйрь, публицист

1946 елның 31 августында Башкортостанның Мәләүез районы Воскресенское авылында дөньяга килә.

Яр Чаллы шәһәренә комсомол путевкасы буенча 1971 елда килә һәм төзелеш-монтаж идарәсендә балта остасы булып, соңрак двигательләр заводында, металл кою заводында эшли.

«Огниво» социаль-педагогик комплексында  (СПК) эшләп килүче «Бережок» әдәби студиясе белән җитәкчелек итә.

КамАЗ шагыйре буларак танылган.

 «Город моей мечты» (1977), «Лебеди над Челнами» (1981, 1987), «Не всем дано так щедро жить» (1994) һәм башка коллектив шигырь җыентыкларының авторы.

 «Ударник строительства КамАЗа» Хөрмәт билгесе белән бүләкләнә. Әдәби бәйгеләрдәге җиңүләре өчен Татарстан Язучылар берлегенең Хөрмәт грамоталары һәм Дипломнарына лаек була.

2001 елда хәбәрсез югала…