Кудрявцев Николай Георгиевич

Шагыйрь һәм рәссам

Шагыйрь һәм рәссам Кудрявцев Николай Георгиевич 1956 елның 4 февралендә ТАССРның Алабуга районы Покровское авылында дөньяга килә. Ике-өч яшендә рәсемнәр ясый башлый. Мәктәптә  уку дәверендә 5 сыйныфтан башлап редколлегиянең алыштыргысыз әгъзасы була.

1975 елдан Түбән Кама шәһәрендә рәссам булып хезмәт юлын башлап җибәрә. Ике ел Совет армиясе сафларында хезмәт итә. Демобилизациядән соң Алабуга шәһәрендә НГДУның сәнгать остаханәсендә эшли, шулай ук Татарстанның башка шәһәрләрендә дә сәнгать белән бәйле хезмәтләр башкара.

Яр Чаллы шәһәрендә 1983 елдан яши.

Соңрак станоклы рәсем белән шөгыльләнү теләге туа. 1986–1988 елларда Алабуга педагогия институтының сәнгать-графика факультетында белем ала. 1989 елның сентябренә кадәр «Живули» рәсем студиясен алып бара һәм параллель рәвештә рәсем ясый, графика белән шөгыльләнә, шәһәр һәм республика конкурсларында катнаша.

1995 елдан «Мета-3» иҗади берләшмәсе әгъзасы, шулай ук ТР Рәссамнар берлеге әгъзасына кандидат була. Берничә шәхси күргәзмә уздыра.

«Душа и плоть» (1996) китабы авторы, шигырьләре «Под небом высоким» (2008) күмәк җыентыгына да кертелгән.