Хатюшин Валерий Васильевич

Шагыйрь, прозаик, әдәби тәнкыйтьче, тәрҗемәче, публицист

Хатюшин Валерий Васильевичны КамАЗның стажлы Мәскәү шагыйре дип атыйлар. Сәбәбе – Россиянең Язучылар берлеге әгъзасы, берничә шигъри китап һәм поэмалар авторы бүгенге көндә Мәскәүдә яши, илдәге әйдәп баручы шагыйрьләрнең берсе булып санала.

Ул 1948 елның 13 ноябрендә Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәрендә туа. Армия сафларында Себердә ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. «Север-Центр» газопроводы, КамАЗ төзелешләрендә эшли. Беренче «Быть человеком на Земле» шигырьләр китабы 1982 елда басылып чыга.

1986 елдан СССРның һәм Россиянең Язучылар берлеге әгъзасы. Горький исемендәге Әдәби институтның югары әдәби курсларын тәмамлый. 1990 елдан «Молодая гвардия» журналы редакциясендә эшли, хәзерге вакытта – журналның баш мөхәррире. Мәскәү шәһәрендә яши.

Хатюшин – 30 дан артык китап, бик күп мәкаләләр авторы. Алар Россиядә генә түгел, чит илдә дә бастырыла.

2001 елда, соңрак В.Д. Цыбин исемендәге премиягә лаек булган, «Поле битвы» романы дөнья күрә. 2002 елда соңгы ике уньеллыкта иҗат ителгән, әдәби-тәнкыйть мәкаләләрен үз эченә алган «Критика» китабы басылып чыга. 2004 елга әлеге китапның тулыландырылып нәшер ителгән «Во имя Истины» варианты А. В. Дружинин исемендәге әдәби премиягә лаек була.

2003 елда Хатюшинның 40 еллык шигъри эшчәнлеге нәтиҗәсендә туган, шигырьләр, поэмалар, тәрҗемәләр,  лирик циклларны үз эченә алган зур  «Собрание стихотворений» китабы дөнья күрде.

2001 елда Хатюшин Сергей Есенин исемендәге премия лауреаты, 2007 елда М.А.Шолохов исемендәге әдәби премия иясе. 2008 елда «Иною дорогой» (шигырьләр) и «Не изменяй себе» (проза һәм публицистика) китаплары басылып чыга.

Китаплары:

Русская кровь. Стихи.  (1992), второе издание  (1995).

Урок на века. Статьи.  (1992).

Проблеск во тьме. Рассказы.  (1992).

Горькие плоды. Критика.  (1992).

Пароль президентской власти. Статьи.  (1994).

Русским нужен вождь. Статьи.  (1997).

Пришла пора. Стихи.  (1997).

Когда у власти враги. Статьи.  (1998).

Черные годы. История нашей борьбы. Публицистика (2000)

Разлука. Стихи.  (2000).

Поле битвы. Роман.  (2001).

Критика. Статьи.  (2002)

Зеленые розы. Пьеса.  (2003).

Прицел. Стихи.  (2003).

Собрание стихотворений.  (2003).

Во имя Истины. Статьи (2004)

Русская кровь. Гражданская лирика за 20 лет. Стихи (2007).

Шигырьләре «Под небом высоким» (2008) күмәк шигъри җыентыкка кергән.