Гофман Владимир Николаевич

                              Шагыйрь, протоиерей

Владимир Николаевич Гофман  1953 елның 10 сентябрендә Горький өлкәсенең Городец шәһәрендә туа. Рыбинск авиация техникумын, Н.И.Лобачевский исемендәге Түбән Новгород дәүләт университетының тарих-филология факультетын һәм Мәскәү рухи семинариясен тәмамлый.

1984 елдан алып 1996 елга кадәр Яр Чаллы шәһәрендә яши. «Камские зори», «Вести КамАЗа», «Дюжина», «Отчий край» газеталарында эшли, «Орфей» әдәби берләшмәсенә йөри. «Благая весть» газетасына эшкә чакырылганнан соң, Владимир Николаевич рухани булырга карар кабул итә.

Беренче басмасы – 1971 елда, соңрак «Современники» (Горький) альманахында 1983 елда басыла.

Б. Корнилов (1983), Э. Касыймов (1989) исемендәге конкурслар лауреаты, «Нижний Новгород» премиясе лауреаты (2003), «Болдинская осень» Түбән Новгород әдәби премиясе лауреаты (2010). В 2012 елда «Персиковый сад» хикәяләр китабы өчен шагыйрь Россиянең һәм Мәскәүнең Изге Патриархы Кириллның III дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнә.

Түбән Новгород епархиясе Рус православие чиркәвенең рухи атасы, «Культура» каналындагы «Свете тихий» тапшыруының алып баручысы.

Владимир Николаевич – Россиянең Журналистлар берлеге һәм Россиянең Язучылар берлеге (1998) әгъзасы, шигъри һәм чәчмә әсәрләр һәм балалар өчен иҗат ителгән өч пьеса авторы.

«Щедрый вечер», «Ветер с Волги», «Снежница», «Между тьмой и светом», «Ночные костры», «Подземный переход», «Предзимье», «Белый храм на крутом берегу», «Изборник» (2010) шигырь җыентыклары авторы.

Прозасы: «Высокая грива» (2000), «Полынья» (2002),  хикәя һәм шигырь җыентыклары: «След облака» (2003), «Дом – корабль» (2006), «Как один день» (2009),

2007 елда «Искусство быть христианином» сериясендә Гофманның «Ответы на вопросы прихожан», «Персиковый сад» (2012), «Костры на берегу», «Царь-цветок» (2013), «Одинокая птица на зеленой ветке», «Потому что люблю» (2016) китаплары дөнья күрә.

 «Лебеди над Челнами» (1981), «Под небом высоким» (2008) җыентыктагы шигырьләр авторы.