Гладков Виктор Петрович

Шагыйрь

1943 елның 22 мартында Ставрополь өлкәсенең Арзгир авылында туа. 1973 елда Бөтенроссия төзелешенә Яр Чаллы шәһәренә килә. Монда ул «Детский мир» кибете директоры, «КамАЗ» автомобильләрен реализацияләү бүлеге мөдире булып хезмәт итә.

«Орфей» Яр Чаллы әдәби берләшмәсенең актив члены, Татарстандагы Россия Язучылар берлегенең  штаттан тыш хезмәткәре. Виктор Петровичның инициативасы буенча шәһәрдә В. Высоцкий исемендәге авторлар җыры клубы барлыкка килә.

Хәзерге көндә Алабуга шәһәрендә яши.

«Журавли мои»: стихи (2002), «Челны – Арзгир»: поэма (2006) китаплары авторы. Шигырьләре «Под небом высоким» (2008) шигырьләр җыентыгына кергән.