Гыймадиев Рәис Мөбәрәкша улы

Рәис Мөбәрәкша улы Гыймадиев 1954 елның 23 апрелендә Чистай районындагы Каргалы авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, ул нефть торбалары үткәрүчеләр бригадасында слесарь һөнәрен үзләштерә. Аннан соң Ерак Көнчыгышта хәрби хезмәт чыныгуы ала.

Рәис Гыймадиев Чаллы шәһәренә 1975 елда килеп эшкә урнаша һәм күп еллар буе шофер хезмәтен намуслы башкарып, профессиональ үсеш юлына баса.

Рәис Мөбәрәкша улы һәр авыл малае кебек үк кечкенәдән гармунда, баянда уйнарга өйрәнә. Милли көрәш буенча спорт мастеры.

Р.Гыймадиев – 2005 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

БАСМА КИТАПЛАРЫ

Җырларымны сезгә багышлыйм: шигырьләр. – Казан: «Дом печати»полиграфия-нәшрият комплексы, 2001.

Яратып яшәгез: шигырьләр. – Казан: «Дом печати» нәшр., 2004.

Елмай әле, кояш!: җырлар һәм шигырьләр. – Казан: «Идел-Пресс»полиграфия-нәшрият комплексы, 2008.

Татлы сагыш: шигырьләр. – Казан: «Дом печати» нәшр., 2014.

Гыймадиев, Р. Авторлык хокукларын кайтарырга мәскәүлеләр булыша : [әнгәмә] / Р. Гыймадиев; [әңгәмәдәш] А. Имамова. – Текст : турыдан-туры, электрон // Шәһри Чаллы. – 2022. – № 41 (15 июнь). – Б. 7. – Электрон ресурс исеме: Р. Гыймадиев: «Үлеп терелгән»нән соң шигырь яза башладым». –  http://shahrichalli.ru/news/ni-khllrd/ris-gyymadiev-lep-terelgnnn-so-m-shigyr-yaza-bashladym  (Чыгу вакыты: 15.06.2022)