Барсегян Анна Ашотовна

Шагыйрь, публицист

Барсегян Анна Ашот кызы Украинаның Харьков шәһәрендә туган. Яр Чаллы шәһәренә 1977 елда килә. КамАЗда эшли (1977-1987),  Яр Чаллы педагогия институтында мөгаллимлек итә (1987-1990), шәһәр балалар иҗаты үзәгендә (1990-1995), театр мәктәбендә (1995-2000) укыта. 2000 елдан алып мәдәният һәм иҗат университетында укытучы вазифасын башкара.

«Река времени» (1994), «Голубой огонь» (1996), «Рубеж» (1998), «Очарованная странница» (2003), «И день, и ночь» (2003), «Время и пепел» (2003), «Биение сердца» (2005) һәм башка китаплар авторы. 2006 елда Россиянең мәдәният министрлыгы А. Барсегянны мәдәниятне үстерүгә керткән өлеше өчен Почет грамотасы белән бүләкләде. Ул – «В память 100-летия Мусы Джалиля» юбилей медале иясе.

Анна Барсегян – Россия язучылар берлеге әгъзасы.