«Борынгы да, яшь тә, минем гүзәл калам Яр Чаллы!» Бөтенроссия әдәби бәйгесе (18+)

Время проведения: 16 апреля 2025 года - 10 декабря 2025 года

Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең Башкарма комитеты Чаллы шәһәренең 400 еллык юбилеена һәм КамАЗ беренче йөк машинасының чыгарылуына 50 ел булуга багышланган «Борынгы да, яшь тә, минем гүзәл калам Яр Чаллы!» дигән Бөтенроссия әдәби бәйгесе уздыра. Бәйге шәһәрнең мәдәни, тарихи, хезмәт һәм патриотик мирасына кызыксынуны үстерүгә, шулай ук аның үсешенә үзеннән зур өлеш керткән күренекле шәхесләргә игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән. 
Бәйге номинацияләре:
Чәчмә әсәр: роман, повесть, хикәя;
Шигърият: поэма, шигырьләр циклы.
Бәйгедә катнашу шартлары:
Катнашучының Чаллы шәһәренә багышлап үзе язган әдәби әсәрләре кабул ителә;
Бәйге татар һәм рус телләрендәге эшләрне кабул итә;
Бәйгедә катнашучы эшләрен төрле жанрларда ике номинациядә тәкъдим итәргә хокуклы;
Бәйге тәмамланганчыга кадәр әсәрләр яки аларның өзекләре басмаларда яки Интернет-чыганакларда басылып чыкмаска тиеш. 
Бәйге эшләрен әзерләүгә таләпләр Бәйгенең нигезләмәсендә бирелә. 
Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны кабул итү 2025 елның 1 декабреннән 10 декабренә кадәр барачак. 
Бәйге нәтиҗәләре буенча жюри татар һәм рус телләрендә өчәр призлы урынны билгеләячәк (6 урын), аларга дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылачак. 

Премияләр:  

Роман

I урын –

II урын –

III урын –

300 мең сум;

200 мең сум;

100 мең сум.

Повесть

I урын – 

II урын –

III урын –

200 мең сум;

100 мең сум;

50 мең сум.

Хикәя

I урын – 

II урын –

III урын –

100 мең сум;

50 мең сум;

30 мең сум.

Поэма

I урын –

II урын –

III урын –

200 мең сум;

100 мең сум;

50 мең сум.

Шигырьләр циклы

I урын –

II урын –

III урын –

150 мең сум;

100 мең сум;

50 мең сум.

Бүләкләү тантанасы 2026 елның августында Чаллы шәһәренең юбилеен бәйрәм итү кысаларында узачак. 
Элемтә өчен мәгълүмат: Бәйге эшләре шәһәр үзәк китапханәсенә бер пакетта library-cbs@mail.ru электрон адресына һәм кәгазьдә: 423807, Татарстан Республикасы, Чаллы шәһәре, Х. Ямашев бульвары,  4/14 А йорты адресы буенча җибәрелә.  

Белешмәләр өчен телефон: 8 (8552)70-02-29
Әлеге бәйге илебезнең мәдәни тормышында әһәмиятле вакыйгага әйләнер һәм күп кенә талантлы кешеләргә Чаллы каласына карат аүз мәхәббәтен һәм хөрмәтен белдерергә мөмкинлек бирер дип ышанып калабыз. 

Карар.

Поделиться: