«Минем тарих – минем Татарстан!» Бөтенроссия иҗади эшләр бәйгесе (12+)

Бесплатно
Время проведения: 10.12.2019-01.08.2020

Муниципаль китапханәләр укучыларын «Минем тарих – минем Татарстан!» Бөтенроссия иҗади эшләр бәйгесендә катнашырга чакырабыз.

Бәйге, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, 2019 елның 10 декабреннән 2020 елның 1 августына кадәр уздырыла. Бәйгенең максаты – Татарстан Республикасы һәм татар халкы тарихы турында тарихи хәтерне саклау, туган як тарихын өйрәнүнең әһәмиятен тулысынча аңлауны булдыру, үсеп килүче буынның уку-танып белү һәм уку-өйрәнү эшчәнлеген стимуллаштыру, шәхси гаилә архивларыннан мәгълүмат җыю, халык арасында тарихи белемнәрнең әһәмиятен популярлаштыру.

Эшләр түбәндәге номинацияләрдә башкарылырга мөмкин: «Туган як», «Туган жир», «Искиткеч кешеләр», «Минем гаиләм», «Көчле коллективта – безнең киләчәгебез».

Бәйгедә 12 яшьтән башлап теләге булган һәр кеше катнаша ала. Җиңүчеләрнең эшләре «Минем тарих – минем Татарстан!» басмасында басылып чыгачак.

Бәйгегә эшләр электрон рәвештә (мәсәлән, DVD дискта) 2020 елның 30 маена кадәр 100tatarstan@gmail.com электрон почтасы аша яки электрон рәвештә 420060, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорты адресы буенча «Минем тарих – минем Татарстан!» бәйгесенә дип билгеләп Татарстанның Мәдәният министрлыгында 503 нче кабинетта кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (843) 264-74-70, 8 917 280 25 17.

Бәйгенең нигезләмәсе

Бәйге нәтиҗәләре

Поделиться: