«Моңлы ягым – Татарстан» VIII төбәк бәйгесе (0+)

Платно
Время проведения: С 19 января по 12 февраля 2026 года

2026 елның 19 гыйнварыннан 12 февраленә кадәр Чаллы шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе 4 яшьтән өлкәнрәк теләге булганнарны татар шагыйре һәм язучысы Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Моңлы ягым – Татарстан» VIII төбәк бәйгесендә катнашырга чакыра. 

Бәйгенең номинацияләре:
«М. Җәлил татар телендә» (сәнгатьле уку).
«М. Җәлил рус телендә» (сәнгатьле уку).
«М. Җәлил дөнья халыклары телләрендә» (сәнгатьле уку).
«Җәлил варислары» (шагыйрьгә яки аның иҗатына багышланган катнашучының үзе язган әсәрләрне уку).
«Җәлил турында» (башка авторларның М.Җәлилгә багышланган әсәрләрен уку).
«Төркемле башкару».
«Иллюстрация» (шагыйрь әсәрләре мотивлары буенча рәсем).
«Кул эшләнмәсе» (шагыйрь әсәрләре мотивлары буенча декоратив-гамәли иҗат).

4 тән алып 11 яшькәчә катнашучылар өчен катнашу китапханәдә яки читтән торып (теләк буенча),12 яшьтән катнашу – читтән торып.  

1-4 (4-11 яшь) төркем катнашучылары өчен: видеоязмаларны cbs-filial17@mail.ru  (17 нче санлы китапханә) электрон адресына җибәрергә. 
Китапханәдә чыгыш ясау турында белешмә өчен телефон: 8(8552) 32-71-64.
Җаваплы: Павлова Елена Владимировна – филиал мөдире

5-8 нче төркем (12 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр) катнашучылары өчен: видеоязмаларны library-muzei@mail.ru (Шәһәр үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музее) электрон почтасына җибәрергә.
Белешмәләр өчен телефон: 8-917-283-50-96.
Җаваплы: Хәмидуллина Роза Галимулла кызы, әйдәп баручы китапханәче

«Иллюстрация» һәм «Кул эшләре» номинацияләре өчен: эшләрнең оригиналлары Чаллы шәһәре, Х. Ямашев бульвары, 4/14А йорты адресы буенча шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә кабул ителә.

Телефон: 8-917-271-27-47.
Сораулар өчен е-mail: cbs-art@mail.ru.
Җаваплы: Гыйльметдинова Наилә Баграмовна – бүлек мөдире

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: