Физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьләр арасында «Без – Россия гражданнары!» VII республика иҗади бәйгесе уздырыла
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе республиканың җирле сайлау комиссияләре, «Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең татар республика оешмасы» – «Татарстан инвалидлары җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы, «Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе» Татарстан Республикасының дәүләт мәдәният бюджет учреждениесе белән берлектә Физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьләр арасында «Без – Россия гражданнары!» VII республика иҗади бәйгесен уздыра. Бәйгедә Татарстанда яшәүче физик мөмкинлекләре чикле (инвалидлыкның барлык категорияләренә караучы) 14 яшьтән алып 30 яшькәчә балалар һәм яшь гражданнар катнаша ала. Номинацияләр: I. «Сайлаулар – минем гражданлык позициям» номинациясе (18-30 яшьлек катнашучылар өчен әдәби бәйге). II. «Сайлау хокукы белгечләре» номинациясе (18-30 яшьлек катнашучылар өчен сайлау хокукы һәм Россия Федерациясендәге процесс буенча башваткыч бәйгесе). III. «Мин – булачак сайлаучы!» номинациясе (14-17 яшьлек катнашучылар өчен сәнгать конкурсы). Бәйгегә материаллар 2019 елның 22 ноябренә кадәр, «Конкурс» дип билгеләп, 420095, Казан шәһәре, Серов проспекты, 3 нче йорт адресы буенча Сукырлар өчен махсус республика китапханәсендә кабул ителә. Е-mail: rsbs@yandex.ru.
|