«Бала хокук даирәсендә» VII Республика мәгълүмати-социаль видеоязмалар бәйгесе (6+)
2021 елның 10 сентябрендә «Бала хокук даирәсендә» VII Республика мәгълүмати-социаль видеоязмалар бәйгесе старт ала. Ул БМОның бала хокуклары турында Конвенциясен популярлаштыруга, балалар һәм яшьләрне мәгълүмати-хокукый яктан агарту, аларның социаль-хокукый активлыгын булдыруда ярдәм итүгә, үсеп килүче буынның уңай, иҗтимагый яктан файдалы иҗади эшчәнлеген пропагандалау һәм хокукый культурасын арттыруга юнәлдерелгән. Бәйгедә 6 яшьтән алып 30 яшькәчә балалар һәм яшьләр үзе генә, төркемдә яки иҗади коллективларда катнаша алачак. Бәйгегә БМОның бала хокуклары турында Конвенциясенә ярашлы рәвештә бер яки берничә төп бала хокукларын чагылдыручы видеоязмалар кабул ителә. Катнашу өчен гариза һәм видеоязма түбәндәге адрес буенча: 420015, Казан ш., Карл Маркс ур., 61 нче йорт (2 нче кат) яки электрон почтага: rebenok-v-mire-prav@yandex.ru җибәрелә. Бәйге шартлары белән тулырак ТР Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сайтында https://rtdety.tatarstan.ru/index.htm/news/2009819.htm таныша аласыз.
|