«Тел эчендә милләт җаны» дигән төбәкара шигъри видеобәйге (18+)

Время проведения:  С 15 января по 15 апреля 2018 года 

Яр Чаллы китапханәләр системасының 12нче санлы татар китапханәсе «Күңел» радиосы белән берлектә 15нче гыйнвардан 15нче апрельгә кадәр «Тел эчендә милләт җаны» дигән төбәкара шигъри видеобәйге үткәрә.

Бәйгенең максаты – татар әдәбиятына карата мәхәббәт тәрбияләү, татар теленең дәрәҗәсен арттыру, милли мәдәниятебезне саклау, өйрәнү һәм үстерү.

Бәйге мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре хезмәткәрләре арасында үткәрелә. Катнашучыларның яше чикләнмәгән.

Теркәлү карточкалары һәм видеоязмалар китапханәнең электрон адресына җибәрелә: cbs_filial12@mail.ru. Китапханәнең адресы:  Яңа шәһәр, 14/01. Тукталыш: «Автоградбанк». Белешмәләр өчен телефон: 8(8552) 35-33-86.

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: