Время проведения: 09.04.2020 - 09.05.2020
Флешмобта катнашу өчен, Бөек Ватан сугышы турындагы шигырьне яттан сөйләгәнне яки китаптан укыганны видеога төшерергә һәм #75стихововойне#75летпобеды#ВеликаяОтечественнаявойна#Великаяпобеда75#КультураЧелны#деньпобеды#библиотекаЧелны#нкочелны хэштеглары белән үз аккаунтыгызда урнаштырырга кирәк. Флешмобта катнашучыларның чыгышлары индивидуаль, шулай ук гаилә белән рус һәм татар телләрендә башкарылырга мөмкин. Видеоны яздырганда, катнашучы үз исем-фамилиясен, шигырьнең авторын һәм исемен атарга тиеш. Флешмобта катнашучыларга «ВКонтакте»да «Национально-краеведческий отдел» («Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү» бүлеге) төркеменә кушылырга һәм әзер видеоны билгеле хэштеглар белән «ВКонтакте» һәм Instagram битләрендә куярга кирәк. Виртуаль Флешмобта теләге булган һәркем катнаша ала. |