Время проведения: 26.03.2020-20.04.2020
Шәһәр Үзәк китапханәсе «Минем гаилә язмышында сугыш эзләре» дип аталган хәтер һәм дан челтәр акциясе уздырды. Анда теләге булган һәркем катнаша алды. Акциядә катнашучылар ВКонтактедагы «Минем гаилә язмышында сугыш эзләре» ХӘТЕР ҺӘМ ДАН ЧЕЛТӘР АКЦИЯСЕ төркеменә (https://vk.com/public193924554) кушылды һәм 2020 елның 26 мартыннан алып 9 маена кадәр язмалар урнаштырды: – Бөек Ватан сугышында катнашкан яки тылда хезмәт иткән туганының фотосы һәм аның турында мәгълүмат: ФИО, яшәгән еллары, хәрби дәрәҗәсе, сугышкан урыннары, яисә тылдагы хезмәт төре, бүләкләре; – Истәлек язмалары һәм хатирәләр, истәлекләргә, хатларга иллюстрацияләр, туганнар, аларның гаилә әгъзалары – Бөек Ватан сугышы ветеран хатын-кызлары турында видеоязмалар, рәсемнәр. Элемтә өчен мәгълүмат: Чаллы шәһәре, Ямашев бульвары, 4/14 А йорты. Гайнетдинова Резеда Разим кызы, белешмәләр өчен телефон: 89534944406
|