«Минем тормышымда китап» онлайн конкурс (6+)

Время проведения: 13.04.2020-30.04.2020

Кеше тормышында китап нинди урын алып тора? Ул күңелдә нинди эзләр калдыра? Бүгенге көндә балалар, яшүсмерләр, яшьләр нәрсә укый? Нинди әсәрләр аеруча уңыш казана һәм укырга тиешлеләре кайсылар? 

Шәһәр Үзәк китапханәсе балалар һәм яшүсмерләр бүлеге хезмәткәрләре менә шундый сорауларга җавап эзләп, «Минем тормышымда китап» онлайн конкурсын оештырды. 

Бәйге 2020 елның 13 апреленнән 30 маена кадәр узды. Гаризалар һәм эшләр 27 майга кадәр кабул ителде.

Бәйге дүрт яшь төркемендә үткәрелде:
• 7-10 яшь төркеме;
• 11-14 яшь төркеме;
• 15-20 яшь төркеме;
• 21-30 яшь төркеме.

Бәйгедә катнашырга теләүчеләр балалар һәм яшүсмерләр бүлегенең ВКконтактедагы төркеменә https://vk.com/unior_library кушылырга тиеш иде. 

Бәйгегә кагылышлы сораулар буенча cbs-unior@mail.ru электрон почтасына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Белешмәләр өчен телефон: 8 999 164 7375, Балалар һәм яшүсмерләр бүлеге мөдире Җәләлетдинова Фәния Фаяз кызы 

Бәйгенең нигезләмәсе

Бәйгенең нәтиҗәләре

Поделиться: