«Пушкинны бүген укып…» Иҗади уку бәйгесе (0+)

Время проведения: 12.04.2019–19.04.2019

2019 елның 19 апрелендә «ҮКС» МБУнең 13 нче санлы китапханәсе һәм Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Автозавод районы администрациясе 4 яшьтән алып 17 яшькәчә барлык Александр Пушкин һәм рус классик шигъриятен сөючеләрне «Пушкинны бүген укып…» дип исемләнгән иҗади уку бәйгесендә катнашырга чакыра.

Башлана 13.00 сәгатьтә.

Ул Яр Чаллының 27 нче урта гомумбелем бирү мәктәбендә узачак.

Бәйге «Театральләштерелгән чыгышлар» һәм «Яттан сөйләү» (Нигезләмәне кара) номинацияләрендә үткәрелә.

Катнашучылар А.С.Пушкин шигырен яисә берәр әсәреннән өзекне, шулай ук А.Пушкинга багышланган нәфис әдәбият әсәрен әзерли ала.

Бәйгедә катнашу өчен 2019 елның 2 апреленнән 18 апреленә кадәр cbs_filial13@mail.ru электрон почтасына расланган үрнәктәгечә гаризаны тутырып җибәрергә кирәк.

Белешмәләр өчен телефон: 56-36-40, WhatsApp89869007736

яисә Татарстан урамы, 12 нче йорт (25/21) адресы буенча 13 нче санлы китапханәгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Бәйгенең нигезләмәсе

«Пушкинны бүген укып…» Иҗади уку бәйгесендә катнашу өчен

ГАРИЗА

Катнашучының фамилиясе, исеме, әтиисенең исеме:……………………………….….

Туу вакыты, яше:………………………………………………………….…………………

Яшәү урыны (район, шәһәр):…………………………..…………………….…………….

Белем бирү учреждениесе:…………..………………………………..…………………….

Номинация һәм әсәрнең, чыгышның исеме:……………………….………………………

Катнашучының телефоны, электрон почтасы:……………………………………………

Бәйгене үткәрү кагыйдәләре белән таныштым һәм риза:

дата______________________

шәхси имза____________

Поделиться: