«Воок-Продвижение» Китапханәләр арасында «ВКонтакте» социаль челтәрендәге иң яхшы төркемгә бәйге
«Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ 2019 елның 1 апреленнән 1 декабренә кадәр «Воок-Продвижение» дип исемләнгән «ВКонтакте» социаль челтәрендәге иң яхшы китапханә төркеменә һөнәри бәйге уздыра. Бәйгенең максаты: китапханәләрнең мәгълүмати киңлеген арттыру, китап укуны популярлаштыру һәм Интернетта шәһәребез китапханәләренең уңай имиджын формалаштыру. Бәйге «Социаль челтәрләрдәге иң яхшы китапханә төркеме» номинациясендә уздырыла. Анда китапханә эшчәнлеген яктыртучы һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендә китап укуны популярлаштыручы китапханә төркемнәре катнаша ала. Бәйгегә шәхси битләр һәм чараларның битләре кабул ителми. Катнашучы китапханә төркемнәре (битләре) бәйге башланган көнгә гамәлдә булырга һәм «ВКонтакте» битен теркәү кагыйдәләренә туры килергә тиеш. Бәйгедә катнашу өчен 25 майга кадәр library-оа@mail.ru электрон почтасына «ВКонтакте»дагы төркемнең сылтамасын, катнашу өчен гаризаны җибәрергә һәм хатның темасында «На Конкурс «ВКонтакте» дип язарга кирәк. Бәйгенең координаторы: Салихова Рәйсә Данисовна, автоматизация бүлеге мөдире.
«Воок-Продвижение» «ВКонтакте» социаль челтәрендәге бәйгедә катнашу өчен ГАРИЗА
катнашучы китапханәнең атамасы ___________________________________
«Воок-Продвижение» Китапханәләр арасында «ВКонтакте» социаль челтәрендәге иң яхшы төркемгә һөнәри бәйгедә катнашу өчен безнең төркемне/битне каравыгызны сорыйм: ____________________________________________________________________________________________(исеме һәм сылтама)
|