«Шигырь һәм көй – 2020» мелодекламация бәйгесе (18+)

Бесплатно
Время проведения: 01.06.2020-26.07.2020

«Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе 2020 елның 1 июненнән 26 июленә кадәр ТАССРның 100 еллыгына һәм 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Шигырь һәм көй – 2020» Республика мелодекламация бәйгесе уздыра.

Бәйгене үткәрү максаты – әдәби-шигъри мираска тарту, башкару культурасын формалаштыру, талантлы һәвәскәр шагыйрьләрне барлау һәм кызыксындыру, аларны социаль-иҗади, ял эшчәнлегенә җәлеп итү. 

Бәйгедә катнашу бушлай. Катнашу өчен Татарстанда яшәүче 18 яшь һәм аннан өлкәнрәк булган татар һәм рус телләрендә шигырьләр иҗат итүче һәвәскәр шагыйрьләр чакырыла. 

Тулы мәгълүмат Бәйгенең нигезләмәсендә һәм бирелә һәм «Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге» ДБУнең рәсми сайтында бирелә. 

Элемтә өчен телефоннар: 8 (843) 292-49-03, электрон почта: slovai.muzyka@bk.ru

Бәйгенең нигезләмәсе

 

 

Поделиться: