«Сугыш юллары буйлап» Сәнгатьле укучылар бәйгесе (12+)

Время проведения: 01.04.2019 – 15.05.2019

Шәһәр үзәк китапханәсендә 2019 елның 1 апреленнән 15  маена кадәр совет халкының Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыкларына багышланган «Сугыш юллары буйлап» исемле шәһәркүләм сәнгатьле укучылар бәйгесе игълан ителә.

Бәйгедә катнашу өчен Чаллы шәһәре белем бирү йортларының 11-19 яшьлек укучылары чакырыла. Бәйге яшүсмерләрнең игътибарын «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы» темасына тарту максатларында үткәрелә.

Бурычлары:

– әхлакый-патриотик тәрбия формалаштыруда һәм китап укуны активлаштыруда китапханәнең ролен арттыру;

– патриотлык, гражданлык хисләре тәрбияләү;

– иҗади артистлык сәләтенә ия укучыларны ачыклау.

Бәйге ике этапта уздырыла:

– 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр – гаризаларны кабул итү;

– 15 май 11.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр – чыгышларны тыңлау.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар, түләү турында квитанцияләр 2019 елның 1 апреленнән 15 апреленә кадәр Яр Чаллы  шәһәре, Ямашев бульвары, 4/14А йорты адресы буенча шәһәр Үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлегендә кабул ителә.

Тел.: (8552) 70-12-52, е-mail: CBS_unior@mail.ru

Бәйгенең нигезләмәсе

«Сугыш юллары буйлап» шәһәркүләм сәнгатьле укучылар бәйгесендә катнашу өчен

ГАРИЗА

Катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме____________________________________________

Туу вакыты_____________________________________________________________________________

Адресы, телефоны, e-mail ________________________________________________________________

Уку йортының исеме, сыйныфы___________________________________________________________

Җитәкчесенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме____________________________________________

Бәйгене үткәрү кагыйдәләре белән таныштым һәм риза: ______________________________________

«_____» ____________ 2019 ел.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: